Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинова сәхнәгә ертык күлмәк киеп чыккан

"Йолдызлы хит-парад" концертында Рүзилә Хәйретдинова да катнашты. Аның чыгышын карагач, Рүзиләгә акча кирәк дип әйтәсе килә.

news_top_970_100
Рузилә Хәйретдинова сәхнәгә ертык күлмәк киеп чыккан
Владимир Васильев

Җырчы Рузилә Хәйретдинова сәхнәгә ертык күлмәк киеп чыккан иде. Ертылган урыны кызыл җеп белән тегеп куелган, ә күлмәге зәңгәр.

Рүзилә сәхнәгә ничек матур итеп җырлавын күрсәтергә чыктымы яисә аякларының озын булуын күрсәтәсе килгәнме?

Рузилә сәхнә артына кереп киткәч, алып баручы тамашачыларга: “Ошаса, кулларыгызны күтәрегез дә, авыз кырыйларын сөртеп куегыз”, - диде. Сөртерсең дә. Чүттән генә күренми калды бит.

Бәлки җырчының акчасы юктыр? Рузилә бит татар эстрадасында үзенең урынын эзләп кенә килүче җырчы. Аңа продюсер буларак Гүзәлия дә ярдәм итә.

Хәтерлисезме, Хәким дигән җырчыны? Алар хәзер Гүзәлия белән бергә эшләмиләр. Хәким белән сөйләштем. Гүзәлия белән нигә бергә эшләмәгәненә төгәл җавап бирмәде.

“Уйлаштык та, алга таба бергә эшләмәскә дигән нәтиҗәгә килдек. Әмма безнең мөнәсәбәтләребез начар түгел”, - диде Хәким миңа. Ул алга таба рус, инглиз телләрендә җырларга уйлык икән. “Нигәдер татарча җырлыйсым килми”, - диде егет.

Шулай итеп Гүзәлия хәзер яңа проект эшли. Продюсер буларак ул Рүзиләнең нинди күлмәк киеп чыгуын карарга тиештер инде.

Татар концертын аяк күрсәтеп йөрү урынына әйләнмәде әлегә. Шуны онытмагыз, кызлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100