news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәертдинова чәчәк белән генә капланып төшкән фотосын күрсәтте

Җырчының виртуаль дуслары фотоларга мөкиббән киткән.

news_top
Рузилә Хәертдинова чәчәк белән генә капланып төшкән фотосын күрсәтте
https://www.instagram.com/ryzilya_khaertdinova/

Җырчы Рузилә Хәертдинова шорты киеп һәм тәненең өске өлешен чәчәк бәйләме белән генә каплап төшкән фотосын күрсәтте.

Инстачылар фотоларны бик яратып караулары турында язганнар: «Алда гөл, артта чәчәк булган бу», «Чәчәк ботагы кая кереп киткән», Сине күрүгә бөтен кайгы онытыла, яшиселәр килә башлый, Рузилә, җаным», «Шундый чибәр, ягымлы, саф матурлык синдә», «Бик матур булган бу, Рузилюш».

Фотоларны караучылар арасында бер генә тискәре комментарий язучы да булмаган, хәтта бер инстачы: «Тфү, болай фотога төшәләрмени, чишенеп бетеп төшегез инде тагын, адәм көлкесе, дип язучылар күренми әле», - дип хейтерларны котыртып та караган. Җавап бирүче генә булмаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар