Рүзәл Минһаҗевтан өр-яңа җыр: «Сызланулар, авыртулар аша кычкырасым килә – «Әй, әти!»

Шагыйрь Рүзәл Минһаҗев өр-яңа җырын тәкъдим итте. «Әй, әти» җыры якын кешең өчен өзгәләнү, борчылу, сагыш белән сугарылган.
Рүзәл Минһаҗев сүзләренә Радик Шәрәфиев язган.
«Авыр икән якын кешеләрне
Каршылыклар җиргә төргәндә…
Өзеләсең… Синең бәгырьләрең…
«Пычак асларына» кергәндә…
Сызланулар, авыртулар аша,
Кычкырасым килә – «Әй, әти!»
Караңгылык баскан дөньясында
Калган кебек булдым мин ятим...»