Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗевның Украинага соңгы баруы тетрәндергеч булган: «Әле дә һушыма килә алмыйм»

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗевның Украинага соңгы баруы тетрәндергеч булган: «Әле дә һушыма килә алмыйм»

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗевның махсус хәрби операция үтәүчеләргә 12нче тапкыр гуманитар ярдәм илтүе бик тетрәндергеч булган. Күңеленә уелып калган мизгелләр хакында ул сторисларында болай дип яза:

«Халкым, егетләребез янына бу баруыбыз бик үзенчәлекле һәм авыр булды. Сез җыйган посылкалар, НИВА машиналары, тормышларын җиңеләйтергә булышкан бөтен әйбер – егетләребез кулларына барып иреште, Аллаһка шөкер. Әниләребез җибәргән күмәчләр, апаларыбыз йөрәк җылысы белән кискән токмачлар, абзыйларыбыз ясаган окоп шәмнәре, балаларыбыз язган хатлар, татар җырлары яздырылган флешкалар, халкым җибәргән чиста сулар, ризыклар – егетләребезнең күңелен җылыткандыр. Туган якларына алып кайткан кебек булгандыр.

Шыгрым тулы грузовой белән Украина эчендә 230 чакрым, ә тулаем алганда 7 мең чакрымнан артык юл үтелгән.

Юл каршылыклары, ватылулар, хәбәргә керә алмаулар, үзәкне өзгән «фәрештәләр аллеясы» (һәлак булган балалар өчен төзелгән) урыннарыннан 800 чакрым күчкәч, хәбәрсез югалган егетләребезне табып, кулларын кысып-кочаклаулар, фронт сызыклары, ут эчендәге госпитальләр, хәрабәләр, җимерекләр арасында исән калган кешеләр – барысы да йөрәк аша узды. Әле һаман да ушыма килә алмыйм.

Шушы авыр вакытларны җиңеләйткән үземнең курку белмәс егетләремә, ут чәчеп торган волонтер кызларыма, район җитәкчелегенә, соңгы ипиенә кадәр чыгарып биргән, догалары белән безнең юлыбызны яктырткан халкыма, кулымны йөрәгемә куеп, башымны иеп, тирән рәхмәтемне җиткерәм...

Безнең эшебез – күлдәге тамчы кебек кенәдер, ләкин шундый тамчылар – күлне җыя ала! Халык – ул көч! Егетләр, без сезнең белән. Һәрвакыт», – дип яза ул.

Фото: © https://vk.com/mingazovruzal

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100