Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗевның 31 яшьлек дусты Украинада һәлак: «Кызыл «Нива»ңда кайтам, дидең»

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗевның 31 яшьлек дусты Украинада һәлак: «Кызыл «Нива»ңда кайтам, дидең»
https://vk.com/mingazovruzal

Махсус операциядәге егетләргә даими ярдәм кулы сузучы, шагыйрь, бик патриот егет Рүзәл Минһаҗевның тагын бер дусты яу кырында һәлак... Мөслим районы Тугаш авылыннан киткән Илдарга нибары 31 яшь булган.

«Хуш, бәхил бул, Илдар дустым. Тагын бер имән кебек егетебезне мәңгелеккә югалттык», – дип язып, дустының рухына шигырь багышлаган Рүзәл.

«Югалтулар өзә бәгырьләрне,

Ачы язмыш, шулай куштыңмы?

Аяз көнне кинәт сукты яшен –

Мин югалттым Илдар дустымны…

Егетләрнең син асылы булдың,

КЕШЕ булып җиргә тугачтын...

Син бит нуры булдың Мөслимемнең,

Киләчәге идең Тугашның...

Кызыл «Нива» өчен сөенгәнең

Хәтеремдә әле бүген дә...

Майлар җиткәч шушы «Нива»ң белән,

Кайтам, – дидең. – Җиңү көнендә...

Япь-яшь бит син – утыз бердә генә,

Җитешмәдең тормыш корырга...

Намус белән үз халкыңны сөйдең,

Һәм өйрәттең кеше булырга...

Тыныч кына, салмак тавышыңны

Офыкларга карап тыңлармын...

Гомереңне саклый алмадык шул,

Кичер мине, «Фахам» – Илдарым,

Гафулар ит, «Фахам» – Илдарым...»

Рүзәл Минһаҗев Илдар белән соңгы тапкыр очрашуларының видеосын да куйган. Якташы аңа егетләргә чираттагы гуманитар ярдәмне илтә барышлый, һич уйламаганда очраган булган.

«Соңгы күрешү. Хуш, дустым… Бәхил бул. Рәнҗеп китмә безгә…» – дип исемләгән шагыйрь видеоны.

«Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын үзеңне – «Фахам». Безнең йөрәкләрдә шат елмаюың, «Салкын чәй», «Әнкәмнең догалары» җырларын җырлавың белән истә калырсың. Сине югалту безгә бик авыр. Тыныч йокла»;

«Мобилизацияләнгән идеме? Дустым, әйт әле, кемгә кирәк бу үлемнәр? Кечкенә күчтәнәчкә дә ничек сөенгән булган, балакай. Урыны оҗмах түрләрендә булсын»;

«Безнең укучыбыз иде Илдар! Бик тыйнак, акыллы, сабыр бала булды. Ишеткәч, ышанасы килмәде. Күңелдә тыйнак елмаюы, акыллы карашы, моңсу күзләре белән калыр, мөгаен! Урының оҗмахта булсын иде, бала!» – дип комментарийлар калдыралар пост янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100