Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗевка хәрби операциядән аудиохәбәр килгән: «Тегендә» кереп китәргә...»

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗевка хәрби операциядән аудиохәбәр килгән: «Тегендә» кереп китәргә...»
Фото: © Рүзәл Минһаҗев аккаунтыннан

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп торучы Рүзәл Минһаҗев Украина якларыннан үзенә килеп ирешкән аудиохәбәрне ишеттерде.

«Рүзәл брат, сәлам. Алып килгән әйберләр өчен рәхмәт. Бөтен нәрсә бар. Касканы җыеп бетердем, Аллага шөкер. Ул каска егетләрнеке сыман «осколочный» гына түгел икән, бу каска «противопульный» булып чыкты. Рәхмәт сезгә. Чын рәхмәт. Мин бик сөйли белмим инде. «Нәрсә кирәк була» дисәң: безгә «тегендә» кереп китәргә иң мөһиме – коры ризык (сухпаек), коры душ кирәк, суны күлдән эчәбез инде без. Рәхмәт, яме, үзеңә, бар Мөслим районына», – дип сөйли хәрбиләрнең берсе.

Шушы аудиохәбәрне Рүзәл махсус хәрби операциядә шартлатылган «буханка» машинасы фотосы белән бергә ишеттерде. Аудиохәбәр азагында Рүзәл Минһаҗев һәм Марат Галимов иҗат иткән «Тормыш» җыры яңгырый.

«Мин тормышның яшим тәмен табып,

Шөкер итеп һәркөн Раббыма.

Үз халкымны мәңге онытмамын,

Киткәндә дә офык артына», – дигән сүзләр бар җырда.

«Үзен бәхетсез итеп санаучылар, тыңлагыз бу сүзләрне. Бәлкем, таш бәгырең бераз җебер, «моя хата с краю» дип яшәвеңне туктатырсың», – дип тә язып куйган Рүзәл Минһаҗев бу фото янына.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июнь 2024
    Исемсез
    Гади халык моя хата С краю дип яшэми инде, байлар шулай
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100