news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗевка операция булган: «Фирдүс абый Тямаевка чын йөрәктән рәхмәт»

news_top
Рүзәл Минһаҗевка операция булган: «Фирдүс абый Тямаевка чын йөрәктән рәхмәт»
Фото: © социаль челтәрдән

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗевка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Рүзәл инде наркоздан айныган, хәле яхшы. Ул авыр вакытта ярдәм кулы сузган дусты Фирдүс Тямаевка һәм хәлен белешеп торган барлык дусларына рәхмәт сүзләре җиткерә.

«Хөрмәтле халкым, менә операциядән чыктым. Минем белән булганыгыз өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Операцияне күтәргән минем иҗатташ дустым, иң якын кешем Фирдүс абый Тямаевка Аллаһның рәхмәте яусын. Сез тагын бер кат расладыгыз үзегезнең чын кеше икәнегезне. Чын йөрәктән рәхмәт», – дип сөйләгән ул ватсаптагы статусларында.

Рүзәлнең тизрәк тернәкләнеп, сәхнәгә әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар