news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗев: «Синең җырларың гомерем буе чыңлар йөрәктә...»

news_top
Рүзәл Минһаҗев: «Синең җырларың гомерем буе чыңлар йөрәктә...»
Фото: видеодан скриншот

Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә күп тапкыр гуманитар ярдәм алып барган Мөслим районы егете Рүзәл Минһаҗев социаль челтәрдә югалтулар турында язып бара. Менә тагын бер югалту – Балык Бистәсе егете. Рүзәл үзәкне өзәрлек видео урнаштырган.

«Югалтудан торган язларым... Өзелә үзәк, телгәләнә йөрәк... Яу кырындагы Камил дустым безне мәңгелеккә калдырып китте. Сүзләр таба алмыйм... Бәгырь телгәләнә...

Бәхил бул, Камилкәем, позывной – «Фокус». Синең җырларың гомерем буе чыңлар йөрәктә... Эх, язмыш, язмыш...» – дип яза ул.

Дустының җырлаган видеосын да куйган.

Язма астында бик күпләр кайгы уртаклаша. «Әле генә ялга кайткан иде бит», – диләр.

Урыны җәннәттә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар