
Шагыйрь, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗевның туган авылы Метрәй «агып китә» язган.
Бу көннәрдә тоташ яуган көчле яңгырлардан ишегалларын, бакчаларны су баскан, ташу, елга булып, авыл урамнары аша аккан. «Афәт килде авылыбызга», – дип, әлеге видеоларны Рүзәл социаль челтәрләрдә күрсәтте.
Яңгыр суы шул дәрәҗәдә күп җыелган, ташу утын пүләннәренә хәтле агызып алып бара.
«Бу – яңгыр суы гына түгелдер. Елга ярыннан чыккандыр, Аллам сакласын. Бигрәк куркыныч күренеш. Ходайның сынауларыдыр бу»;
«Аллам сакласын, күпме кешеләрнең кергән хезмәте юкка чыккан»;
«Кыш көне яумаган карлар өчен яңгырлар явамы икән?»;
«Коточкыч бит бу», – дип язалар видеоны караган кешеләр.
Сезнең якларда да көчле яңгырлар булдымы?