Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Русское радио»ның баш редакторы вафат

Ул музыкаль редактордан баш редакторга кадәр хезмәт юлы узган.

news_top_970_100
«Русское радио»ның баш редакторы вафат
Салават Камалетдинов

2016 елдан башлап «Русское радио»ның баш редакторы булып эшләгән медиаменеджер Юлия Ларионова вафат булган. Бу турыда продюсер Иосиф Пригожин инстаграмда хәбәр итә.

«Нигә Аллаһы Тәгалә бездән яхшы кешеләрне алып китә икән? Юлия Ларионова бик мәрхәмәтле кеше, чын профессионал иде. Туганнарының кайгысын уртаклашам», — дип яза ул.

Эммануил Виторган, Ирина Дубцова, Леся Ярославская, Лолита Милявская, Анита Цой, Яна Рудковская һәм башкалар кайгы уртаклаша. 

Башта мәрхүмәнең үлеме сәбәпләре һәм җирләү турында белешмә булмаган иде. Соңрак мәрхүмәнең үлеменең сәбәпләре дә билгеле булды. Юлия Ларионова яман шеш белән авырган. Бу турыда РИА Новости агентлыгына «Русская медиагруппа» генераль директоры Роман Саркисов әйткән.

«Юля бик каты авырды, инде шактый күптән. шуңа күрә бу көтелмәгән хәл дә булмагандыр инде. Безнең өчен, әлбәттә, бу коточкыч югалту», — дигән Саркисов һәм кайгы уртаклашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100