Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Русский стандарт" холдингы хуҗасы Рөстәм Тарико: Мин татар кешесенә хас сыйфатларны саклый алганмындыр дип уйлыйм

“Русский Стандарт” холдингы хуҗасы, тумышы белән Минзәлә шәһәреннән булган Рөстәм Тарико “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында Буа спирт заводы буенча планнары, Татарстандагы бизнесы һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләр турында сөйләде.

news_top_970_100
"Русский стандарт" холдингы хуҗасы Рөстәм Тарико: Мин татар кешесенә хас сыйфатларны саклый алганмындыр дип уйлыйм

"Татарлар - хезмәт сөючән халык"

- Рөстәм Васильевич, ничек уйлыйсыз, Татарстан моделенең уңыш сере нәрсәдә?

- Татарлар - хезмәт сөючән халык. Хәтта совет чорында да, бөтен Советлар Союзы өчен Татарстан мөһим икътисади үзәк булды. СССРның иң зур төзелешләре - КАМАЗ, НЕФТЕХИМ, авиация заводларының Татарстанда эшли башлавы юкка гына түгел. Мин ул вакытлардан соң татар халкы тагын да зуррак уңышларга иреште дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Татарстан икътисады белән белән бәйле эшләр республика икътисадының зур үсеш кичерүенә, төрле тармакларның үсешенә, андагы югары технологияләргә дәлил булып тора. Шәхсән үзем Татарстан буенча күп йөрдем һәм аның хәзерге халәте белән, ничек эшләве белән бик нык горурланам.

- Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә килгәндә. Ничек уйлыйсыз, Татарстан Россия икътисадында һәм, гомумән, Россиядә нинди урын алып тора?

- Минемчә, беренче урында. Федераль үзәк белән шундый яхшы мөнәсәбәт булдырган бер генә республиканы да белмим. Президент, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Россия федераль хөкүмәтенең барлык тармаклары белән дә бик яхшы мөнәсәбәтләр булдырды, абруй казанган җитәкче. Татарстан белән федераль үзәк арасында булган ышаныч буенча аның белән ярышырлык кешеләр юктыр дип уйлыйм.

"Буа заводы - иң яраткан заводым"

- Буа спирт заводында эшләр ничек? Татарстанга инвестицияләр планлаштырасызмы?

- Ул минем иң яраткан заводларымның берсе - ә алар миндә унау. Буа заводы сатып алганда ук яхшы хәлдә иде инде, яңратканнан соң аны спирт җитештерү буенча илдәге иң яхшы заводларның берсе дип саныйм. Анда заманча технологияләр кулланыла, без җитештергән спирт илдәге иң сыйфатлы спирт дип уйлыйм. Без алга таба Буа заводын да, башка җитештерү мәйданнарын да яңартачакбыз, чөнки технологияләр бер урында гына тормый. Бу заводта бик күп фәнни эшләр башкарыла. Мәсәлән,хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Бөекбританиядән килгән белгеч бар, без аның белән техноглогик процессны камилләштерү турында киңәшләшәбез.

Буа спирт заводы белән бик горурланам, Татарстан хөкүмәтенә үз вакытында, аны миңа сатканы өчен рәхмәтлемен. Анда спирт җитештерү буенча да, су белән бәйле дә күп кенә уникаль хезмәтләр башкардык. Буада чишмә суы табачагыбызга беркем дә ышанмаган иде. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында ул җирдә чишмә суы табу мөмкин түгел диделәр. Мин таптым, бер урында гына түгел, хәтта хәтта ике җирдә. Бу безнең илдәге чишмә суында эшләгән илдәге бердәнбер завод.

- Сез башта спиртны кайдан ала идегез? Хәзерге вакытта сезнең чыгымнар ихтыяҗны ничә процентка каплый?

- Буа спирт заводы продукциясе безнең ихтыяҗларның якынча 50 процентын каплый. Бау спирты “Русский стандарт” аракысын җитештерү өчен кулланыла. Әлеге аракы һәм Зеленая марка, Парламент маркалары белән дөньяның 80 илен тәэмин итәбез. Ә калган 50 процентын без “Росспиртпром”нан сатып алабыз.

- Татарстанда тагын нинди проектлар, планнарыгыз бар, нинди инвестицияләр планлаштырасыз?

- Мин һәрвакыт инвестициялим. Алкоголь индустриясеннән тыш мин банк эшчәнлегенә дә инвестицияләр кертәм. “Русский стандарт” банкының Татарстан бүлекчәсе Россиядә иң яхшылардан санала. Бу бик зур бүлекчә, ул Татарстанга гына хезмәт күрсәтеп калмый. Мәсәлән, Татарстандагы колл-үзәкләр бөтен ил буенча хезмәт күрсәтә. Баш офис Мәскәүдә булуга карамастан, безнең клиентлар белән элемтәгә Татарстан кешеләр керә.

Спиртлы эчемлекләр арасында иң күп кулланылганы - аракы 

- Узган ел сез Россиядә шәраб җитештерүне арттырабыз дип әйткән идегез. Компания шәраб сату буенча лидерлар арасына кердеме?

- Төгәллек кертеп китәсем килә. Без, беренче чиратта, “игристый”шәраблар җитештерүгә инвестицияләр кертергә теләдек. Италиядәге иң борынгы Gancia компаниясен сатып алдык. Ул Италиядә игристый шәраблар җитештерү буенча иң эре компания һәм бу җитештерүченең товары белән Россия һәм дөнья базарын тәэмин итәбез. Gancia компаниясендә без вермут һәм гади, тыныч шәраблар ясыйбыз. Шуңа күрә, безнең шәраблар ассортименты шактый зур һәм ул үсә генә. Шәрабны бик перспективалы юнәлеш дип саныйбыз.

- Илдә кайсы продукцияне күбрәк сатып алалар?

- Әлбәттә, аракыга сорау зуррак, ул безнең илдә шәрабка караганда күбрәк кулланыла, ләкин шәрабка да сорау үсә. Безнең аракы брендлары арасында иң популяры “Русский стандарт”, ул әле дә лидерлар рәтендә. Шулай ук, кулланучылар арасында безнең “Зеленая марка”, “Талка” һәм “Парламент” маркаларына сорау зур. Шәраб брендаларына килгәндә, Россиядә кулланучылар арасында популяр булган Gansia, Concha y Toro, J.P. Chenet, E&J Gallo Winery атап китәр идем.

- Ассортиментны үстерергә уйлыйсызмы?

- Әйе, инновацияләр компаниянең иң төп юнәлеше булып тора. Без узган елда 60-70 төр яңа продукция җитештердек, быел да шулкадәр, хәтта, күбрәк тә булыр дип уйлыйм.

- Халыкның ихтыяҗлары үзгәрәме, мәсәлән, аракыдан шәрабга күчү тенденциясе күзәтеләме?

- Аракы кулланучыларның саны кимеми. Ләкин кешеләр башка катергориядәге товарларны да сатып ала: виски, ром, джин, шәрабга сорау, әйткәнемчә, яхшы үсә. Шуңа күрә безнең компания кулланучыга барлык категориядәге продуктларны да тәкъдим итәргә тиеш. Бу, алкоголь базарындагы иң эре җитештерүчеләрнеке кебек үк, Русский Стандартның да төп бурычы.

Хәзерге вакытта без дөньяда икенче иң эре аракы җитештерүче компания булып торабыз. Без иң түбән бәя сегементыннан алып иң югары бәя сегментына кадәр эшлибез һәм алкогольнең һәм категориясендә булырга телибез.

"Татарлар - эш сөючән һәм тыйнак"

- Ничек уйлыйсыз, татарларга нинди сыйфатлар хас һәм сезгә бу сыйфатлар эшегездә, тормышыгызда ничек ярдәм итте?

- Миңа калса, татарларга хас иң мөһим сыйфат – эш сөючәнлек. Икенчесе, тыйнаклык. Бу коллектив һәм партнерлар белән дөрес мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә. Шулай ук, татарларны җаваплы дияр идем, алар вәгъдә иткән эшләрен эшлиләр. Бу сыйфат безнең илдә һәм чит илдә бөтен кешегә дә хас түгел. Татарлар эшлекле, ул аларның канына сеңгән. Шушы сыйфатлар конкуренциягә сәләтле итә, үземне шушы сыйфатлардан уңышлы файдалана алган кеше дип саныйм.

"Минем Ватаным - Татарстан"

- Үзегезнең кече ватаныгызда еш буласызмы?

- Татарстан минем өчен кече Ватан түгел,ә бердәнбер Ватан. Әни кебек, Ватан да берәү генә була. Еш булам, үзем үскән Минзәләдә дә булам, Буада булам. Казанга еш киләм. Казан зур икътисади, мәдәни үзәккә әйләнде. Татарстан буенча сәяхәт итәргә бик яратам, табигате бик ошый, аны уникаль төбәк дип саныйм. Һәр ел саен булам, эш буенча гына түгел, болай гына, вакыт уздырыр өчен дә киләм. Балаларымны алып киләм, аларга Татарстанны күрсәтәм, минем кебек алар да Татарстанны яратсыннар, аңласыннар дим.

"Татарча авыр сөйләшәм, ләкин татар телен аңлыйм"

- Хәзерге заман шартларында милли мәдәниятне, телне ничек саклап калып була?

- Тел белән авыррактыр, аңлар өчен ул телдә сөйләшергә кирәк. Мин үзем, мәсәлән, хәзер татарча авыр сөйләшәм, ләкин татар телен аңлыйм. Татарстанга килеп анда ярты ел яшәсәм, сөйләшә башлар идем. Татарстанда яшәмәсәң, телне балачакта булган кебек дәрәҗәдә саклавы авыр, ләкин ул онытылмый. Татарстанга килгәч, урамда йөргәндә мин кешеләрнең нәрсә сөйләшкәннәрен яхшы аңлыйм. Әлбәттә, ниндидер фәнни, махсус тел булмаса, гади сөйләм телен яхшы аңлыйм, гәрчә Татарстаннан киткән вакытта миңа 17 генә яшь иде.

- Милли үзенчәлекләрне ничек саклап калырга, әйтә аласызмы?

- Кешенең мәдәнияте үзгәрми, ул аңа балачактан ук сеңгән була. Бәхеткә каршы, мин балачагымны Татарстанда уздырдым һәм классик татар кешесенә хас сыйфатларны саклый алганмындыр дип уйлыйм.

Рустам Васильевич Тарико 1962 елның 17 мартында Минзәләдә туа. Россиядәге иң эре аракы җитештерүче холдингларның берсе "Русский Стандарт" ширкәте һәм "Русский Стандарт" банкы, иминият компанияләре хуҗасы һәм җитәкчесе. 17 яшенә кадәр Минзәләдә яши, аннары Мәскәүгә күченеп китә. Мәскәү транспорт инженерлары институтын тәмамлый. "Бизнес Тур" туристлык агентлыгында, аннары Ferrero һәм Martini & Rossi Италия компанияләрендә эшли. 1992 елда ROUST Inc компаниясен оештыра һәм Martini, Smirnoff, Johnnie Walker алкоголь эчемлеклекләре белән сату итә башлый. 1998 елда «Русский Стандарт» компаниясен оештыра. Өч баласы бар - игезәк кызлары Анна һәм Ева (2003 елгы), улы Динар (2007 елгы). 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100