Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Russia Today каналында татар әбисе Америка кешесенә: Ни татарча, ни урысча белмисең, ник килдең соң син монда? (видео)

Russia Today каналында чыга торган аш-суга багышланган Taste of Russia тапшыруында татар әбисе милли ашлар пешереп күрсәткән.

news_top_970_100
Russia Today каналында татар әбисе Америка кешесенә: Ни татарча, ни урысча белмисең, ник килдең соң син монда? (видео)

Чираттагы тапшыруны Оскар Кучера һәм Америка кешесе алып барган. Алар Лаеш районындагы Хәерби һәм Травкино авылларында кунак булганнар.

Америка кунагы "Минем исемем Глем" дип татарча таныштырган.

Тапшыруда 82 яшьлек Минсәгыйдә әби Хөснетдинова кунаклар белән зур бәлеш, кыстыбый, пәрәмәч пешергән. Кунаклар бергәләп шушы татар ашлары белән сыйланганнар.

Әби барлык эшләрен дә "бисмилла" әйтеп башлый. Алып баручыларны "урынына да утыртып" куярга оялып тормый.

Минсәгыйдә әби чит ил кунагына шаккаткан. "Ни татарча, ни урысча белмисең. Ник килдең соң син монда, Америкадан мине төшерергә?" - ди ул.

Оскар Кучера бәлешне ничек ашыйсын белмәгән икән. "Мин бәлешне пирог кебек кисәкләргә бүлеп ашыйлар дип белдем. Бик тәмле, зур рәхмәт", - дигән ул татарчалатып.

Тапшыруда алып баручылар атларга утырып йөргән, коедан су алган. Оскар Кучера татарларның кунакчыллыгына сокланган. Татарларның гореф-гадәтләрен, йолаларны саклавын аерым әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100