Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Русланның эчендә ут янадыр» — Ильмира Нәгыймова чит егет белән клип төшергән

Җырчы инстадусларына Руслан турында артык сораулар бирмәскә кушкан.

news_top_970_100
«Русланның эчендә ут янадыр» — Ильмира Нәгыймова чит егет белән клип төшергән
Рамил Гали

Ильмира Нәгыймова «Бары тик син кирәк» җырына клип төшергән. Клипта Ильмира чит егет белән мәхәббәт уйный. «Руслан клипта катнаша алмады. Шуңа күрә ул турыда сораулар бирмәгез», — дигән ул.

Җырчы клипны төшерүдә катнашкан иҗат төркеменә рәхмәт белдерә.

Инстачылар арасында клипка карата төрле фикерләр очрый.

«Актёр бик чибәр. Әмма ул бу клипка туры килеп бетми кебек»;

«Руслан кайда? Ул матур сезнең янда, Ильмира»;

«Руслан көнләшмим дисә дә, эчендә ут янадыр инде бу клипны караганда»;

«Куркып киттем Русланны ташлаган икән дип», — дип язганнар.

«Бик матур актерлар уены. Сезгә карап күз сөенә. Клипларны ирең яки хатының белән төшерергә кирәк дип кем уйлап чыгарган? Шәп булган», — дип мактаучылар да булган.

Виртуаль дуслары арасында Ильмирага гашыйк җаннар да бар. «Кызганыч, бу таганда сине мин атындыра алмадым», — дигән ул. (Клипта Ильмираны сөйгәне таганда атындыра)

«Үз ирең белән кочаклашырга кирәк клипларда дигән sarak6405 аккаунтына: «Аккаунтың исеме сине тулысынча характерлый», — дип усал җавап биргән Ильмира.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100