news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Закиров: «Артист – хис кабул итүче һәм таратучы, ә өйдә мин башкарак»

«Интертат»та практика узучы студент кызыбыз Ралинә Хәбирова җырчы, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Руслан Закиров белән рольләр, хыяллар, эстрадага карашы, консерваториядә укытуы турында сөйләште.

news_top
Руслан Закиров: «Артист – хис кабул итүче һәм таратучы, ә өйдә мин башкарак»
Фото: © "Интертат", Ралинә Хәбирова

«Мин эстрада кешесе түгел»

Сезне нинди рольләр һәм җырлар танытты дип уйлыйсыз?

Мин Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә күп кенә спектакльләрнең төп рольләрендә уйнаган идем. «Түләк» операсында Түләкнең антагонисты Сартлан ролен, «Моя прекрасная леди» опереттасында төп рольне башкардым. Хәзер Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Йосыф — Зөләйха» спектакле бара.

Репертуарымда иң яраткан җыр — Рөстәм Яхинның «Бер генә сүз» әсәре. Күбесенчә классик җырларны җырлыйм, мин эстрада кешесе түгел. Вакыт үтү белән танылган җырлар йөрәк түремдә ята. Хәзерге җырлар да яхшы, әмма минем йөрәккә тегеләре якынрак.

Ягъни эстрада өлкәсендә эшләү теләге юк?

— Нәрсә дип әйтим. Совет чорындагы эстрада хәзер классика дип санала. Мөслим Магомаев җырлары, мәсәлән, хәзер «классик эстрада» дип атыйбыз. Ә турыдан-туры эстрада миңа якын түгел. Шуңа күрә мин бер кулым белән классикага тотынып торам – студентлар укытам. Җырны беләсең, ләкин аны һаман чистартырга, яңартырга кирәк бит.

Җырны башкаручы түгел, тыңлаучы буларак ниндиләрен яратасыз?

Хәйдәр абый Бигичев, Илһам абый Шакиров җырлаган, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Ильяс Камал иҗат иткәннәрен яратам. Мин төрле музыка тыңлыйм. Бер якта Леонтьев, икенче якта Мөслим Магомаев, өченчесендә Пласидо Доминго һәм башкалар. Кешенең музыкаль «кругозор» булырга тиеш.

«Башта кабул итү өчен җиңел жанрларга барыгыз»

Музыкаль белеме булмаган, классик музыка белән кызыксына гына башлаган кешегә нинди киңәш бирә аласыз?

Беренчедән, башта кабул итү өчен җиңел жанрларга барырга кирәк. Хәзер үк Опера һәм балет театрына билет сатып алырга түгел. Берни дә аңламаган килеш, операга барып утыру үзең өчен кызык түгел. Опера алдыннан кечкенә музыкаль спектакльләргә барырга кирәк. Башта спектакльләрдәге танылган җырларны тыңлыйсың. Соңрак җырлар күбрәк булган музыкаль спектакльгә барасың, аннары музыкаль театрларга барырга була.

Күптән түгел Илһам Шакировка трибьют үтте, Юра Федоров андагы җырларга аранжировка ясады. Ул аранжировкаларда Рахманиновтан өзекләр, классикага башка сылтамалар бар. Анда барысы да бәйләнгән. «Классик кроссовер» дигән жанр бар, анда классик һәм эстрада музыкасы берләшә. Кабул итүдә җиңеллек шуннан килә. Авыр арияләр җырласам, кеше 2 минуттан арый башлый. Һәрбер кешегә үз музыкасы бар. «Югары жанр ул — опера, ә эстраданы тыңларга ярамый», — ди кайберәүләр. Мин үзем эстрада җырларын да тыңлыйм. Арыган килеш өйгә кайтам икән, миңа җиңеллек кирәк. Болар яхшы, болар начар, дип булмый.

Фото: © Ралинә Хәбирова

«Аның кадәр хыялларым юк, мин — максат кешесе»

Тыңлаучы буларак та, җырчы буларак та, дөньядагы нинди сәхнәләрне күрергә телисез?

Үз вакытында Валенсия театрына видео җибәргән идем. Оркестр белән индивидуаль тыңлаулар буласы иде. Бу — 2020 елның мартында иде, пандемия башланды. Мин 4 көн Барселонада тордым, бишенчесендә Валенсиягә барырга тиеш идем, ләкин нәкъ шул көнне шәһәрне яптылар. Минем Пласидо Доминго белән сөйләшү хыялы бар иде, соңрак Дубай операсында күрештек. Ә болай аның кадәр хыялларым юк, мин – максат кешесе. Кирәк икән — эшлим.

Нинди театрга барыр идем? Беренчедән, «Ла Скала», анда «Севильский цирюльник»ны тыңлар идем. Мәскәүдә монументаль рус операсын тыңларга кирәк, Мусоргскийны, мәсәлән. Ә чит илләрдә җиңелрәк, бәлки, Италиянең бер актлы операларын тыңлар идем. Анда бер кичтә берничә кыска опера күрсәтәләр. Һәр музыка ул — музыка, композитор, язучылар үз хисләрен белдереп, әсәр язганнар, ә без, җырчылар, аны кабул итеп, тыңлаучыга җиткерергә тиеш.

«Кышкы романс»ны Илһам абый җырлавында күпләр белми. Трибьют алдыннан Юра Федоров белән эшләп утырдык, интро язып куярга кирәк, дим. Гөлинә Шәйхи 4 юлын язды, гомердә беренче тапкыр үзем 4 юл яздым. Концерттан соң мине администраторлар чакыра. Килдем, бер апа килде. «Әле генә гаиләгә зур кайгы килде, елап тыңладым», — ди. Безгә хис тудырырга кирәк. Җырларгамы? Җырларга! Еларгамы? Еларга! Сөйләргәме? Сөйләргә! Көләргәме? Кеше белән бергә көләргә! Артист эше ул өстенлек түгел, ул – бурыч. Син — хис кабул итүче һәм таратучы.

Ә ул хисләрне үзең аша үткәрү ничек бирелә?

Шуңа да артистлар — эмоциональ кешеләр. Авыр түгел ул. Ул — синең тормышың, эшең. Ә өйдә мин башкарак, андый актив түгел, тыныч кына. Дуслар белән генә аралашам, зур концертларга бармыйм, спектакльләргә йөрим, ләкин аз гына.

Җырны башкарганда халыкның ничек кабул итүен тикшерәсездер?

Менә сәхнәгә чыгасың һәм карыйсың: тамашачы кабул итәме, юкмы? Берничә кешене табасың, күзгә-күз карыйсың. Тыңлыйлармы, сокланалармы? Кайвакыт авыр бара, карыйсың, сөйләшеп утыралар, сиңа түгел, костюмыңа гына карыйлар. Музыка, сүзләр һәм җырчының һәркайсы 30 процент тирәсе әһәмияткә ия. Кешеләр яза. Трибьюттагы «Кышкы романс»тан соң бик күп кеше язды, видеолар да җибәрделәр.

«Йосыф — Зөләйха» спектаклендәге Йосыф роле авыр бирелдеме?

Һәрбер роль үзенчә катлаулы. Булып чыкканмы, юкмы, аны тамашачы гына белә. Ошый икән — ошый. Мин явыз рольләрдән башладым, анда кеше ышанырлык иде. Мин Йосыф булырга тиеш тә түгел идем, башта вәзирне һәм мәетне, соңрак Йосыфның абыйсы ролен уйнарга тиеш идем. Иң соңыннан Йосыфка куйдылар. Йосыф роле башкалардан аерыла. Аны ничек күрсәтергә? Ул — идеаль, хаталар да ясый. Менә ничек уйнарга? Рольне укый башлаганда төрле чыганаклардан Йосыф турында мәгълүмат җыясың. Ярар, аңладык. Либреттоны карыйбыз. Биюләре дә бар. Партнерларың җиңел булса, җиңел уйнала. Яңа спектакльләрдә партнерлар нәрсә генә эшләмиләр. Кайчак спектакль башкача да китәргә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

«Йосыф — Зөләйха» спектакленнән тыш нәрсә белән мәшгульсез?

Филармония белән гастрольләргә әзерләнәбез. Анда «Голливуд» дигән шоу. «Казан» бию ансамбле, җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Марина Карпова, Алсу Вәлиуллина, Әмир Әхмәдишин катнаша. Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәйдә гастрольләр була. Балаларга Яңа елда күрсәтеләчәк «Бременские музыканты»да Трубадурны уйныйм. Синең тамашачың — балалалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр. Балаларны алдалап булмый. Ничек уйныйсың, сәхнәдә үзеңне ничек тотасың, шулай була. Балаларга кызык икән – карыйлар. Шуңа алар белән авыр. Параллель рәвештә «Алые паруса» дигән спектакль әзерләнә.

Моннан тыш, Юра Федоров белән альбом әзерлибез. Пианист һәм җырчы альбомы: танылган әсәрләр, кайберләре классика, кайберләре эстрададан алынган, без аларга классик яңгыраш бирәбез. Һәм мартта Юра Федоров белән кабат 2 сольный концерт куярга өметләнәм. Бер тапкыр Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында куйган идек инде, хәзер аны кабатларга уйлыйбыз.

«Концерт бер җырдан уйланылды»

«Мин — максат кешесе» дидегез, алдагы тормыш, иҗатыгызга нинди максатлар куйдыгыз?

Мин — спонтан кеше, минем хисләрем, уйларым беренче планда тора. Миңа ниндидер уй килгән икән, мәсәлән, төнлә Юрага язам. Сәгать 5тә йокларга ятам, аңарчы бар детальләрне язып чыгам. Теге сольный концертта сәхнәдә 128 музыкант иде. Ә концерт 1 җырдан уйланылды. «Минем бу җырны кешеләргә бүләк итәсем килә, кешеләр белән үземнең хисемне бергә тоясым килә», — дидем. Мин — эмоцияләр кешесе, блокнотка да язмыйм. Зур планнар буенча вакыт күрсәтер. Безгә бар да язылгандыр, дип уйлыйм.

Планлаштырылган концертка да 128 музыкантны җыясызмы?

Тегесендә 55 кешелек хор, 70тән артык музыкант һәм 1 номер өчен органчы булды. Шундый ук зур концерт эшләргә кирәк инде, беренче сольный концерт шулай узгач. Ни өчен шуның кадәр кешеме? Мин эшләгән классик кроссовер җанрында төрле телләрдәге җырлар яңгырады. Анда хор да кирәк иде. 30 процент – җыр, музыка, җырчы һәм 10 процент – атмосфера. Атмосфера искиткеч иде. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, 7 март, матур-матур ханымнар, әфәнделәр, музыкантлар...

Партияләрне өйрәнү турында бер-ике сүз?

Беренчедән, ул – мускуллар хәтере, ягъни җырлаганда синең мускулларың эшли, биючеләрнең дә шулай. Без материалны өйрәнәбез, ә соңыннан ул автоматик рәвештә чыга.

Сценарийдан тайпылып киткән берәр кызыклы вакыйга искә төшәме?

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында студент вакытта «Моя прекрасная леди» әсәрен куйдык. Төп рольдәге кыз сәхнәгә чыгарга тиеш иде. Мин, тагын бер партнер һәм хезмәтче чыгабыз, ул: «Каршы алыгыз, мисс Дулиттл», — ди. Ә артында беркем дә юк. «Мин хәзер чакырам», — дип, сәхнәдән чыгып китте бу. Без партнерым белән рольләрне дәвам итәбез. «Киттем, эзлим», — дип, бераздан ул да чыгып китә. Мин берүзем генә калдым! Дирижер басып тора, беркем берни аңламый. Мин «кызган» идем, эшли башладым. Роль буенча мин сүз остасы, тизәйткечләр сөйли башладым. Берничә минут узгандыр, берәү дә чыкмый! Мин дә карарга киттем. Ә партнерым, пәрдәләрне бутап, чәй эчәргә киткән! Аннары йөгереп чыкты.

«Хәзер балаларны бөтен җиргә бирәләр, нәтиҗә күрсәтер өчен»

Гаиләгез дә иҗадимы, музыкага бирелгәнлек кайдан килә?

Әтием — эксперт-криминалист, әни — фармацевт, мин — җырчы, алып баручы (елмая). Әти милли уен коралларында уйнаган, әнинең тавышы «командирский», матур итеп шигырьләр сөйли. Дәү әнием Кайбыч, Апас районнарында театр куеп йөргән. Аны гаепләргә кирәк (көлә).

Әниегез музыка мәктәбенә хәйләләп илтте, дип сөйләгәнсез, баян классында вокалга мәхәббәт ничек уянды?

Әйе, алдадылар бит мине (елмая). Концертка бардык. Кечкенә чакта музыкантларның ничек җиңел, матур итеп уйнаганнарын күрәсең, аларга алкышлыйлар, «браво» дип кычкыралар. Ничек кызыкмыйсың инде?! Өйгә кайттык, мин арыган, йокларга ятмакчы. «Улым, ошадымы?» ди әни. «Ошады, ошады», — дим. Минем күз йомыла, әни һаман: «Ә син музыка мәктәбенә барыр идеңме?» – ди. «Барыр идем», – дип, мин йокыга китмәкче. «Иртәгә барабызмы?» – дип сорый. «Барабыз, барабыз», дим. Иртән торгач, барырга туры килде. Мин башта баянга кердем. Аннан, җырлыйсы килә, дидем. «Булмастыр инде синнән», — ди әни. «Ярар, булмаса булмас, киттек», — дидем. Беренче укытучым — Резеда Рифгать кызы Сәләхова. Мин аңа бик рәхмәтле. Мин — бәхетле студент, ул мине зур профессор Людмила Романовна Церковниковага кулдан кулга тапшырды.

Хәзер үзем студентларны укытам, менә кулдан кулга бирү нык авыр ул. 3-4 сәгатьтән соң чыгасың, җырлый алмыйсың, хәлең юк, баш та эшләми, чөнки үзеңне биреп эшлисең. Бәлки, бу — минем яшьлек максимализмыдыр. Барыбер, укытучы эше нык авыр. Хәзер үзем укытучы буларак та шуны әйтә алам: Резеда Рифгатовна идеаль рәвештә алып барды, бернинди артык хезмәт булмады.

Хәзер кайбер балаларны бөтен җиргә бирәләр. Нәтиҗә күрсәтер өчен бирәләр, ә элек күбрәк үсеш өчен иде. Музыка баш миенең ике ярымшарын да үстерә бит. «Минем улым / кызым җырчы була», – дип киләләр. Ә максаты нинди аның? Танылган кеше булыр өченме? Анысы да нәрсә өчен? Миңа бер танышым: «Синең, Руслан, аның кадәр танылган кеше буласың килмимени?» – диде. «Нәрсәгә?» — дим. Мине тапшыруларга чакырганнар иде, минем формат түгел дип, баш тарттым.

Бер студент әнисе белән килде. Тыңлыйм, «Дөрес эшләмисең, сиңа әйттеләр бит...» – ди әнисе. Мин чыгып китәргә куштым. Мин ул яктан бик бәхетле, миннән таләп итмәделәр. «Телисең икән, эшлә», – диделәр. Үз-үземне тотыш кына начар иде (елмая). «Матур гына йөр, дип әйтсәгез, мин киресенчә эшлим, ә моңарчы кайчан да булса йөзегезгә кызыллык китердемме?!» — дидем берсендә. Безнең әти-әниләребез үз тормышын яшәгән, хәзер үз тормышымны корырга, хисләремне дөньяга күрсәтергә минем вакыт.

«Аякларыңнан богаулап аскан килеш тә җырларга тиеш»

Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлап, анда укыта башлагансыз. Бу карарны кабул итүгә нәрсә этәрде?

Консерваторияне тәмамлагач, без берничә ел опера студиясендә эшләдек. Соңыннан җәй көне шалтыраттылар, «Кил, сөйләшик», – диделәр. Килдем. «Бәлки, үзеңне укытучы итеп күрәсеңдер?» – диләр. Ә мин аңа кадәр өстәмә белем бирү өлкәсендә балалар белән 8 ел эшләдем. Шуңа күрә, югары уку йортында укытмыймдыр, дидем. «Моны уйларга кирәк», – диделәр. Үземнең укытучыма шалтыраттым. «Барырга кирәк», – диде. Минем төрле өлкәләрдә тәҗрибәм бар. Төрле жанрларда эшләдем, оркестр белән эшләдем, драма спектакльләрендә дә актер буларак катнаштым, шуңа студентларга бирер белемем бар. Ә хәзерге вакытта артист бөтенесен эшләргә тиеш. Аякларыңнан богаулап аскан килеш тә җырларга тиеш.

Укытучы күзлегеннән консерваторияне ниндидер яңа яктан ачтыгызмы?

Дөрестән дә ачасың. Шул ук әсәрләр башкача ачылалар. Син студентларыңны тыңлап, башка яктан карыйсың, «аңлашылды» дип, үзеңә язып куясың. Беренче көнне консерваториягә килдем, әле генә бер спектакльләрдә эшләгән студентлар: «Руслан Набижонович, исәнмесез!» — диләр. «Нәрсә булды, кемгә әйтәләр моны, нишлисез сез?!» – дип аптырап калдым. 28 яшь идеме икән.

Студентлар белән инде башкача аралашасың. Алар белән үз-үзең һәм үз кеше булырга тиешсең. Сәхнәгә чыгарга кирәк, җырларга кирәк. Шул җыелган практика белән «скелетка итләр җыеп», студентларга бирәсең. Мин студент өчен чынлап кайгырам. Мин аңлыйм: бу хәзер чыга да идеаль чыгыш ясый. Ә кайбер вакытта экзаменда утырасың, барып чыкмый инде. Безнең консерваториядә танылган артистлар эшли. Минем өчен алар белән эшләү — бәхет. Кафедра җыелышлары бара, Клара Әкрамовна Хәйретдинова, Зилә Даяновна Сөнгатуллина үз тәкъдимнәрен әйтә. Аларга карыйсың, өйрәнәсең.

Өлкән буын вәкилләренең әйткән нинди сүзләре аеруча истә калган?

Алар әйткән һәрнәрсә истә кала, чөнки алар – чын сәхнә кешеләре. Алар – бөек дирижерлар, композиторлар, музыкантлар белән эшләгән кешеләр, алардагы мускул хәтере... Алар күрсәтә, син тәнең белән аңлыйсың, тоясың. «Зилә Даяновна, шундый-шундый хәл, бер студент белән өйрәнеләсе 5 әсәрдән 3есен генә авырдан өйрәндек», – дим берсендә. «Авыр инде, авыр. Закиров, өйрәнергә кирәк, эшләргә кирәк», – диде. Соңыннан өстәмә дәресләр куеп, 2 атна эчендә өйрәндек.

Яшь буынның эш алымнары аерыла дип уйлыйсызмы, яисә барысы да кешенең үзеннән торамы?

Хәзер сәхнәдә регалияләргә генә корылган абсолют хөрмәт юк кебек. Сирәкләр генә белгән яшь артистлар кайбер әйберләрне югары дәрәҗәдә эшлиләр. Аларның тәвәккәллеге булмаса, регалияләр доминациясе булса, болар барып чыкмас иде. Дөнья мәдәниятенә карасак та шулай. Кайберәүләр махсус белеме булмаган килеш тә эшлиләр, соңыннан гына белем алганнары да күп. Кемгәдер сүз белән генә әйтеп була, тиз арада отып ала. Ә кайберәүләргә авыр ул, җырлап бирү кирәк. Кемнеңдер тавышы шундый матур, үзе шундый ялкау да. Ә кемдер эше белән алып бара.

«Балаларда зәвык үстерергә телим»

Балалар белән кайларда эшләдегез?

Вахитов районының өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләдем. 2007 елдан сәлкеш, аннары әйдаман, өлкән әйдәман булдым. Күп дусларым «Сәләт»тә табылган. Кем беләндер 2009 елдан дус мин. Бала буларак та баргач, эшләгәч тә, кабат барасы килә. Яшел Үзән районының Булатово авылында дәү әти һәм дәү әни янында була идем. Соңыннан ниндидер җыр конкурсында оттым да, «Сәләт»кә җибәрделәр, шуннан йөри башладым.

Үз гаиләгезгә нигез итеп алган кагыйдә бармы?

Алдамаска. Һәрбер кешене хөрмәт итсәң, алдамасаң, барысы да яхшы булыр. Әле очрашып йөргән вакытта, мин хатыныма: «Әйдә, башта фатир, машина алыйк», – дип әйткән идем. Ул: «Юк, бергә алыйк», – диде. Шул вакытта дөрестер дип уйладым. Минем хатыным «бу кирәк, бу кирәк» дип тормаса, мин уйламас та идем.

Үз балаларыгызны иҗат өлкәсенә бирер идегезме?

Үзләре сайласалар. Аларның үзләренең тормышы булыр. Ә мин аларга үрнәк булырга тиеш. Ныклык, матурлык, принцип үрнәге. Аларда зәвык үстерергә телим.

Балаларын музыка мәктәбенә илтүче ата-аналарга нинди киңәшләрегез бар?

Беренчедән, башта балаларны музыка мәктәбендә тотарга кирәк. Алар: «Бармыйм, барасы килми, миңа ошамый», – дигән вакытта бирешмәскә. Музыка мәктәпләрендә бала өчен барыбер авыррак.

Икенчедән, фортепиано, скрипка, баян, гитарага бирер идем. Инструменталь фикерне үстерергә. Җырлаудан тыш бер инструментта уйнаса, музыкада җиңелрәк була.

Өченчедән, соңыннан да ошамый икән, ярар, йөрмәсен. Укытучы кызыксындыра алса, бала кала.

Дүртенчедән, әти-әниләр балалар белән концертларга барсыннар, оркестрга да, эстрадага да, рок-концертларга да. Төрле концертларга йөрсәң, музыка белән кызыксынасың.

Бишенчедән, музыка мәктәбендә башны эшләтәсең, шуңа аннан тыш физик активлык кирәк.

Киләчәктә үзегезнең тормышыгызны ничек күз алдына китерәсез? Кайсы иҗатчылар белән эшләргә телисез?

Хәзерге вакытта Юра Федоров белән эшлибез, аның белән дәвам итәргә телим. Ә театр өлкәсендә теләсә кайсы партнер белән эшләр идем, танылган җырчылар белән дә. Пласидо Доминго белән күрештек, сөйләштек. Хыял турында әйтсәк, аның белән дуэт җырлар идем. Дустым Илгиз Мөхетдинов белән дә җырларга хыялланам.

Әңгәмә өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар