«Руслан күз яшьләре белән тыңлыйдыр» – Ильмира Нәгыймованың «Забуду» җыры чыкты
Җыр «Забуду» дип атала. Сүзләрен – Айгөл Шәйхетдинова, көен Ильмира Нәгыймова үзе язган.
«Беренче тапкыр рус телендә җыр яздырдым... Гаеп итмәгез... Мин бик тырыштым.
Җыр минем күп кенә рус телле тамашачым соравы буенча яздырылды.
Бәлки, сез бу җырда миңа еш кына бирә торган сорауларыгызга җавап та табарсыз», – дип язган Ильмира социаль челтәрдәге сәхифәсендә, шәхси тормышындагы үткәненә ишарәләп.
Виртуаль дуслары җырны югары бәяләгәннәр. «Искиткеч!», «Шәп җыр», «Мату-у-ур», «Ниһаять, бу җыр чыкты», «Горурланам синең белән!» – дип язганнар.
Ильмираның элеккеге ирен искә алып, берәү: «Руслан күз яшьләре белән тыңлыйдыр моны», – дигән.