news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновның дусты юл фаҗигасендә һәлак булган

news_top
Руслан Кираметдиновның дусты юл фаҗигасендә һәлак булган
Фото: Руслан Кираметдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Руслан Кираметдинов үзенең сәхифәсендә кайгылы хәбәр белән бүлешә. Аның Әгерҗедә яшәүче Марс исемле дусты юл фаҗигасендә һәлак булган. «Урының оҗмахта булсын, дустым. Без сине онытмабыз», – дип язды ул челтәрләрдә, аның белән бергә төшкән фото-видеолар урнаштырып.

Руслан Кираметдиновның концерт директоры ачыклык кертүенчә, аларның дусты машинада улы белән булган. Кызганычка, коточкыч юл һәлакәте баласының да гомерен алып киткән.

«Зур кайгы. Дустыбыз Марс Мөбарәк улы Гатауллинны югалттык. Марсның һәм аның улы Данирның урыннары оҗмахта булсын. Гаиләсенә түземлек бирсен Ходаем», – дип язды Айдар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар