Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновның виртуаль дуслары: «Мәдәният министры кая карый?»

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновның виртуаль дуслары: «Мәдәният министры кая карый?»
Рамил Гали

Бүген Руслан Кираметдинов Казан тамашачылары өчен концерт куя. Җырчы белдерүләрен күптән социаль челтәрләргә куйган иде инде. Виртуаль дуслары аңа күмәкләп уңышлар теләде.

«ВКонтакте» сәхифәсендә куйган игъланы астында Русланның тамашачылары, җырчыга уңышлар гына теләп калмаганнар, ә мактаулы исем дә «биргәннәр». Дөресрәге, Русланга «атказанган» яисә «халык артисты» исеме бирергә кирәк, дигән фикергә килгәннәр.

Әйтергә кирәк, җырчының хатын-кыз тамашачылары тарафыннан «поддержка»сы гаҗәеп көчле. Бер-бер кеше Руслан, аның шәхси тормышы яисә иҗаты турында тискәре комментарий язып куйса, шунда ук бер төркем кызлар, апалар, әбиләр җырчыны яклап чыгып, теге берәүне «чәйнәп» аталар. Менә шул гүзәл затлар Руслан турында берсеннән-берсе җылы сүзләр язып калдыралар.

«Татар эстрадасында иң моңлы, иң зәвыклы, зур хөрмәткә лаек яраткан жырчым! Сәхнәдә тотышы бик күпләргә үрнәк», – дигән Фая Әгъзамова.

«Иң яраткан артистым. Салават, Руслан – икесе дә бер... Аңардагы моң беркая да юк. Акырып-бакырып йөрми, тәртипле, иманлы, нурлы татар малае. Сынмыйча, сыгылмыйча, иҗат юлын үтәргә язсын. Нишләп һаман исем бирмиләр икән шул талантлы артистка?! Үзем язып сорар идем. Сез килешәсезме, иптәшләр?» – дигән Илһамия Гатина. (Аңа бик күпләр: «Килешәбез», – дип җаваплаган.)

«Чыннан да, мондый моң иясенә «халык артисты» исеме бирергә кирәк. Ул бит җыен матур, моңлы жырларны жырлый. Рәхәтләнеп сузып, йөрәккә сеңдереп. Мәдәният министры кая карыйдыр ул. Моңсыз кешеләргә «атказанган» исеме биреп ята. Бер дөреслек юк инде безнен татар эстрадасында», – дип сукранган Мәгъфирә Закирова.

«Аллаh ташламасын үзеңне. Ул ташламаса, бәндә берни кыла алмас. Алтынга пычрак ягылмый, үзеңне хөрмәт итеп яшә, барысы да яхшы булыр. Җырларың тыңлап туйгысыз», – дип язып куйган Рәзинә Фатыйхова.

«Монда язылган барлык матур сүзләргә кушылам. Дөрестән дә, татарча жырлый да белмәгән артистларга исем бирәләр, ә чын артистны күрмиләр. АллаҺы боерса, киләчәктә мактаулы исемнәр алып, дөрләп, җырлап яшәргә язсын Русланга. Аңа бары унышлар!» – дип кушылган Нурфия Шиһапова...

Кыскасы, болар – шундый эчтәлектәге комментарийларның бер ише генә әле. Алар бихисап.

Сүз уңаеннан, Руслан башкалабыз концертында Сиринә Зәйнетдинова белән дуэт та җырлаячак икән. «Бүген Казан сәхнәсендә премьера булачак. Хәния апа репертуарыннан «Бер җылы сүз» җырын тәкъдим итәбез сезгә. Бүген җырчыбызга 63 яшь тулыр иде... Авторларга зур рәхмәт!» – дигән Руслан һәм әлеге җырның репетециясеннән бер мизгел белән шәхси аккаунтында уртаклашкан.

Әлеге дуэтны да җырчының язылучылары бик җылы кабул иткәннәр. «Моңлы сандугачлар», «Икесе дә моңлы, икесе дә тыйнак», «Афәрин, Хәниябезне искә алуыгыз өчен», «Бик шәп дуэт», «Ике талант», «Тере тавышлы җырчылар», – дип бәяләгәннәр үзләрен.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 май 2023
    Исемсез
    Талантлы,булдыклы ,кешелекле егет,Унышлар телибез ...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100