news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновның соңга калуын яхшыга юрыйлар: «Нәгыймова белән очрашмаска...»

news_top
Руслан Кираметдиновның соңга калуын яхшыга юрыйлар: «Нәгыймова белән очрашмаска...»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ» архивы

Бүген Мәскәүдә «Татар җыры» концерты уза. Татар эстрадасы җырчылары барысы бергә, бер самолетта Мәскәүгә очты. Ильмира Нәгыймова да алар арасында. Ул үзенең урыны Марат Яруллин белән бергә туры килүен шаяртып сөйләде. «Мәскәүгә юл тотабыз. Бөтен татар эстрадасы бу самолетта. Марат Яруллиннан башлап. Язмыш инде... Аңларга һәм кабул итәргә генә кирәк», – ди Ильмира.

Бу рейска Нәгыймованың беренче ире Руслан Кираметдинов соңга калган.

«Мин аэропортта. «Татар җыры»на җыендым бит инде, ә самолет очып киткән. Соңга калдым», – дип елмая ул.

Аннары: «Дуслар, борчылып яза башладыгыз. «Ничек инде син Мәскәүгә килмисен, Мәскәүне яуламыйсың», – дип язасыз. Аллага шөкер, самолетларыбыз очып тора, икенче самолет белән, тиз-тиз генә, икенче билетлар алып килеп җиттек», – дип, видео яздырган ул «Мәскәү» концертлар залы каршында.

«Татар афиша» аккаунтын күзәтеп баручылар Руслан Кираметдиновның самолетка соңга калуын яхшыга гына юраган.

«Нәгыймова белән очмаска Аллаһ Тәгалә шулай эшләгән»;

«Бу – синең рейс булмаган, кайгырма», – дип язучылар бар. Җырчыга уңышлы чыгышлар, күп алкышлар тели тамашачысы.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 12 ноябрь 2023
    Исемсез
    МОЛОДЕЦ РУСЛАН!!!!!!!👍👍👍🔥🔥🔥🙏
  • 12 ноябрь 2023
    Исемсез
    Молодец Руслан.
  • 12 ноябрь 2023
    Исемсез
    Молодец булдырасын Алла ташламасын эти эниларен догадаларында саклап йортсен унышлар сина мон чишмэн саекмасын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар