Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновның кызы Ясминә: «Синең безнең белән яшәвеңне телим»

Җырчы Руслан Кираметдинов инстаграмга кызының үзәк өзгеч видеосын урнаштырган.

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновның кызы Ясминә: «Синең безнең белән яшәвеңне телим»
https://www.instagram.com/ruslan_kiramutdinov_official/

Руслан Кираметдинов хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышканнан соң да балалары белән күрешүләрен киметмәде. Җырчының алар белән вакыт уздырганын инстаграм сәхифәсе аша күзәтергә була. Бу көннәрдә Руслан Кираметдинов инстаграмга бер үзәк өзгеч пост урнаштырган. Әтисе янына кунакка килгәч, кечкенә Ясминә аның кире өйләренә кайтуын сораган. «Мин синең безнең белән яшәвеңне телим. Әти, әни, Камил, мин — барыбыз бергә яшәсәк иде, амин», — дип теләгән бәләкәч.

Русланның инстаграм дуслары сабыйларын ятим иткәнгә тагын Ильмираны гаепләгән. «Руслан - юлдан язган ир түгел. Нигә балаларны тилмертергә? Ильмира, уйлап карарга вакыт»;

«Әти-әни хатасын балалар төзәтә. Амин, шулай булсын, бергә булыгыз. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез. Балалар ач та, ялангач та түгел, ләкин дуслашыгыз инде, ничек яраталар бит икегезне дә. Әти-әни назыннан, шул бәхеттән аермагыз балаларыгызны. Бу үпкәләшү күпкә китте түгелме соң?»

«Үз горурлыгыгызны җиңеп, берүк бу балаларны бәхетле итәргә, тулы, җылы мөнәсәбәтләр булган гаиләдә үстерер өчен бер-берегезнең матур якларын күрергә тырышыгыз. Гафу итәр өчен көч табыгыз. Нигә ул балаларның ялваруларын ишетмисез?» — дип язганнар.

Бер инстачы Ясминәнең әтисе алдан өйрәтеп куелган сүзләрне сөйли дип шикләнгән. «Дөрес әйтәмме икән дип әтисенә карап-карап ала», — дигән ул.

Ильмира Нәгыймова да сторисларында Ясминәнең әтисе кушканга шушы сүзләрне сөйләгәне турында әйтеп үткән. «Эх, юкка аерылыштыгыз, Ильмира. Идеаль ирләр юк. Балаларыгызның әтисен беркем алыштыра алмый. Русланны күзәтәм, ул яхшы ир. Түзәргә кирәк иде, хәзер тартып алырлар», — дигән хатка ул болай дип җавап биргән.

«Менә үзегез түзегез. Мин һәм минем балаларым бәхетле, Аллаһка шөкер. Мин кайбер кешеләр кебек балаларны нәрсә сөйләргә кирәклеген өйрәтеп, шуны видеога төшереп, халыкка куеп ятмыйм. Үземне яхшы әни итеп күрсәтергә, кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә дә җыенмыйм. Мине иреңә кире кайт дип өйрәтергә кирәкми. Инстаграмдагы бөтен нәрсәгә ышанырга да кирәкми. Бер кеше үзенең яхшы якка үзгәрүен күрсәтергә тырыша. Әмма болар берсе дә дөрес түгел.

Әйе, бөтен мөнәсәбәтләребезне халыкка чыгарып, мин ялгышлык эшләдем. Ләкин андый хаталар кем белән генә булмый», — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100