Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновны Фирдүс Тямаев сәхнәдә биетмәкче булган, тик барып чыкмаган

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновны Фирдүс Тямаев сәхнәдә биетмәкче булган, тик барып чыкмаган
Нияз Галиев видеосыннан скриншот

Руслан Кираметдиновның концерты булган. Концерт вакытында программадан тыш вакыйга була: сәхнәдә ике җырчы – Руслан Кираметдинов һәм Фирдүс Тямаев очраша.

Видеодан күренгәнчә, ак спорт киеменнән киенгән һәм кулындагы пакетын болгый-болгый биегән кешене башта танып булмый, ул дөбер-шатыр бии, хәтта Русланны да биетеп алмакчы була. Әмма Кираметдинов 1-2 генә баскалап ала да, Тямай хәтле үк булдыра алмам, диптер инде, соңгы ноталарын гына сузарга тотына.

Сәхнәгә очып менеп, җыр вакытында идән такталарын дер селкеткән биюченең Фирдүс Тямаев икәнен тамашачы да танып ала. Тямай үзе дә, кулларын сузып, тамашачы алдына ыргыла. Үзенеке түгел, Кираметдинов концерты булса да, күпме энергия җыеп төште, ахры, бу мизгелдә Тямай.

Бу урында Кираметдинов сузган «эээээ» авазын да мактап китми ярамас, ул көйне тартып бетергәнче, Тямайга күңелсез була башлады бугай хәтта. Руслан Кираметдинов тавыш диапазоны белән шаккатыра да, сокландыра да белә шул.

Тямаев кулындагы пакетта коробкага салынган бүләге дә бар, бик авыр күренә. Коньяк дип уйлаучылар өчен: пакетка «Невские звезды» дип язылган. Бу компания шоколад кәнфитләр ясый икән, Кираметдиновның сәламәтлеге өчен кайгыручылар борчылмасагыз да була, баллы ашап, аның диетасы гына бозылырга мөмкин.

Фирдүс Тямаев: «Руслан Кираметдинов рухи яктан сынган иде, аңа ярдәм итәргә тырыштым»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100