Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновка мәхәббәт турында җырлаганда йодрык төйнәмәскә кушканнар

Җырчыга инстаграмда утыручылар ягымлырак булырга, сәхнәдә үз-үзен тотарга өйрәнү өчен белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновка мәхәббәт турында җырлаганда йодрык төйнәмәскә кушканнар
https://www.instagram.com/ruslan_kiramutdinov_official/

«Татарча видеолар» сәхифәсендә Русланның бер авылдагы концертыннан өзек куйганнар. Киңәш, мактау, тәнкыйть комментарийлары шунда тезелешеп киткән. Инстачылар Русланның сәхнәдә үз-үзен тотышы турында сөйләшкән.

«Матур җырлый, әмма артык боргалана-сыргалана. Ир атка килешми»;

«Мәхәббәт җырларын җырлаганда йодрык төйнәп җырлавы куркыта. Сәхнәдә үзен ничек тотарга икәнен белгечләрдән өйрәнсә, начар булмас иде»;

«Үтә кызыл тиз уңа ди. Бигрәк бөтен җырлары мәхәббәт турында иде шул», — дигәннәр. 

Йодрык төйнәве турында Русланның үзенә дә язган булганнар, ахры. «Тавышың моңлы, матур җырлыйсың. Йодрыгыңны гына төйнәмә дидем бит инде мин сиңа. Укымыйсыңмыни?» — дип сораган бер апа. 

Русланга инстачылар кемнән үрнәк алырга кирәклеген дә күрсәткән. 

«Әле үз өстендә эшләргә кирәк. Күз-кашны җимереп җырламасын иде. Мөлаем бул, Әнвәр белән Фирдүскә кара әнә», - дип язганнар.

«Тапкансыз чагыштырыр кеше. Әнвәрнең шул елмаеп йөрүе генә инде аның. Бер сузып җырлаган җыры юк. Бөтенесе ык та мык», — дип каршы төшкән икенче инстачы. Әмма Әнвәргә алмашка Руслан үрнәк алырлык башка җырчыны атамаган. 

Бер инстачы беркемгә дә икеләнергә урын калдырмаган: «Боргалануы да, сырлагануы да, йодрык төйнәве дә бик килешә үзенә», — дип ныклы нәтиҗә ясап куйган.

Калган комментарийлар «Бик яратам Русланны. Аерылышулары гына йөрәкне өзә. Кушылсыннар иде, ике кошлары бар бит. Бергә җырлаулары күңелнең әллә нинди ерак почмакларына үтеп керә иде», «Бирешмә, балакай, алга, алга, алга», — дигән рухта. 

Руслан Кираметдинов быел хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышты. Бер елдан артык җырламый торганнан соң, сәхнәгә кире кайтты. Хәзер актив рәвештә төрле авылларда концертлар куеп йөри. Ә Ильмира Нәгыймова Казанга күченү нияте булуын әйтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100