Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновка, кирегә борылып, Чаллыга кайтып китәргә туры килгән

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновка, кирегә борылып, Чаллыга кайтып китәргә туры килгән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Җырчы Руслан Кираметдинов бүген иртән үк социаль челтәрдә эфирга чыкты һәм Казанга кузгалуын хәбәр итте. Ул юлда буран булуын сөйләде һәм трассаның Алабуга тирәсендә нинди хәлдә булуын күрсәтте. «Щистый» туйдырды бу кар», – дип тә зарланып алды ул.

Аннары бераздан: «Дуслар, без кирегә борылырга булдык, чөнки монда юллар бик начар. Бернәрсә күренми, бозлавык. Авария өстендә авария. Шуның өчен бүгенгә Казан – «отмена». Юлларда сак булыгыз, исән-сау булыгыз», – дип кисәтте Кираметдинов.

Искәртеп үтик, Татарстанга «Ольга» дип аталган циклон килә. Бүген төнлә һава торышы шартлары начараюы көтелә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә дә кар явачак, буран һәм көчле җил көтелә.

Циклоннарга хатын-кыз исемнәре бирелә, ә антициклоннарга – ир кешеләрнеке. Никтер менә шулай хәл иткәннәр – холыксыз һава торышына кызлар исеме сайлана. Күптән түгел генә булган циклон «Надин» исемле иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100