Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновка инстачылар Гүзәл Уразова кебек хатын табуын тели

Руслан Кираметдинов белән Гүзәл Уразова култыклашып төшкән видеоны күрми калучылар булдымы икән? Руслан үзе дә бу видео астына: «Күрделәр инде», дип язып, елмайган смайликлар куйган иде.

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновка инстачылар Гүзәл Уразова кебек хатын табуын тели
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Видеода Гүзәл: «Нинди җыр җырлыйк икән дип, серләшеп торабыз әле менә», — дип сөйли. Камерага төшерүче Илдар Хәкимов исә Русланны Чаллыдагы концертларына чакыра. Кыскасы, сәхнә артындагы күңелле генә бер күренеш.

Русланның эстрадагы әлеге популяр җырчы гаилә белән дус булуы, Илдар-Гүзәлнең аны шулай якын, дус итүе күпләрне ихластан шатландырды. Ул гына да түгел, Гүзәл кебек хатын табуын да тели башлаганнар Русланга.

«Руслан, синең абруйлы Гүзәл Уразова белән бергә булуыңны күреп шатланам. Сиңа да Гүзәл кебек төпле, акыллы кыз очрасын иде»,

«Руслан балкып тора, күз тимәсен. Дуслары да менә дигән!»

«Гүзәл кебек акыллы хатын насыйп булсын үзеңә. Күзеңнән аңлап, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүче. Син аңа лаек»,

«Эх, сездән нинди шәп дуэт чыгар иде! Югары дәрәҗәдәге!»

«И-и, Руслан, балакай. Төпле акыллы бер кыз баланы тулы бәхетле итсәң иде»,

«Ильмира күрсә, көнләшеп үлә инде. Балкып торасың!»

«Әйдә, үзеңә бер пар тап инде. Әрәм итмә яшьлегеңне»,

«Русланның Ильмирасы бар. Балалары бер дигән. Аларның барысы да яхшы булачак»,

«Русланны бик яратабыз. Илдар белән Гүзәл үзләренең төпле акыллы киңәшләре белән Русланга дөрес юл сайларга булышырлар дигән өметтә калабыз», — дигән фикерләр, теләкләр ирештергәннәр Русланга инстадуслары.

Соңгы комментарийга җавап итеп Руслан: «Мин элек тә дөрес юлда идем», — дип язып куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100