Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновка фанатлары: «Ул вакытлыча мавыгуларны онытырга кирәк!»

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновка фанатлары: «Ул вакытлыча мавыгуларны онытырга кирәк!»
Рамил Гали/архив

Татар эстрадасы артисты Руслан Кираметдинов социаль челтәрдәге аккаунтында «гомер» һәм «бәхет» төшенчәләре турында пост язган.

– Гомерне бит сорап алып булмый. Сорап алып булмый бәхетне. Бирсәң иде кешеләргә, Ходаем, бертигез итеп гомер-бәхетне! – дип язган Руслан Кираметдинов.

Җырчының бу постына халык комментарийлар язып калдырган: «Балаларны кем бәхетле итә ала, ә оныкларны кем чын ярату белән ярата ала?! Үзенең әтисе белән әнисе генә тигез яшәгәндә, әлбәттә. Гомернең ул баскычы инде сезнең янәшәгезгә килеп бара, ә сез әзер түгел. Сезгә бик акыллы киңәшләр бирәләр, ишетегез, утырып уйлар уйлагыз, балалар, сабыйларыгызны бәхетле итеп күрәсегез килсә. Сезнең балаларыгыз янәшәгездәге ят кешеләргә беркайчан да кирәкмәячәк. Сезгә, Руслан белән Ильмира, бергә балаларыгызны тигезлектә үстерергә язсын. Ул вакытлыча мавыгуларны онытырга кирәк!»;

«Яраткан җырчым! Искиткеч күркәм язма! Зур рәхмәт! (Һәркемнең үз язмышы! Ялгышларны төзәтеп булса да! Язмышларны булмый үзгәртеп!) Гомереңнең һәр мизгеле бәхеттән, шатлыктан, куанычтан гына торсын!»;

«Бәхетле бул, Руслан! Һәр кешенең бәхетле булырга хакы бар»;

«Дөрес һәм бик матур мәгънәле сүзләр. Руслан, бәхетләрең тулып торсын, киләчәгең матур булсын»;

«Аллаһы Тәгалә парсыз калдырмый, әйбәт хатынга туры килер»;

«Руслан һәм Ильмира. Мин сезгә тиң башка парны күз алдына китерә алмыйм. Яшьлек хаталарын артка куеп, тормыш максатларын алга куеп, мәхәббәт җимешләрегезне дә, үзегезне дә бәхетле гомерле итегез. Башка беркемгә дә тиң булмаган иҗатыгыз, пар сандугачлардай гөрләтеп яшәгез», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100