news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов яңа җыр чыгарды: «Минем кебек инде сине яратырмы бүтәннәр?»

news_top
Руслан Кираметдинов яңа җыр чыгарды: «Минем кебек инде сине яратырмы бүтәннәр?»
социаль челтәрләр

Руслан Кираметдинов яңа сезонда башкарылачак яңа җырын тәкъдим итте. Аның сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Фирзәр Мортазин иҗат иткән.

«Русланнан мәхәббәтле/мәхәббәтсез яңа премьера. Кемгә багышланган икән?» – дип яза «Китап» радиосы, җырны социаль челтәрләрдә урнаштырып.

«Минем кебек инде сине

Яратырмы бүтәннәр?

Әле мине сагынырсың,

Үзең килеп ялынырсың,

Искә төшәр үткәннәр.

Без яраткан юл һаман да

Сагынып көтәр инде.

Китсәң дә, гел мине уйлап,

Гомерең үтәр инде», – дигән юллар бар Русланның яңа җырында.

Тыңлаучылары Русланга бу җыр бик тә килешә дип тапканнар. «Ут» билгесен күпләп калдыралар, җырчыга иҗат уңышлары телиләр. «Бик матур җыр, йөрәгеннән чыгарып әйтәсе сүзләрен җырлый», – дип яза алар.

«Сөйгәнен җибәрә алмаган кеше җыры. Үзе турында уйлар урынга, ул башка кеше турында уйлый. Әле үкенерсең һәм башкалар... Беркем дә беркайчан да үкенмәячәк», – дигән эчтәлектәге комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар