news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Хәзер үптерсәм дә була»

news_top
Руслан Кираметдинов: «Хәзер үптерсәм дә була»
социаль челтәрләр

Руслан Кираметдиновның бер чыгышыннан соң, тугры тамашачысы сәхнәгә чәчәк бәйләме күтәреп менгән. Чибәр кыз Русланга чәчәк бүләк итеп кенә калмаган, колагына нидер пышылдап, битеннән дә үбеп алган.

Җырчы бераз оялып кала, ә кабат: «Хәзер үптерсәм дә була инде», – ди. Видеоны «Татарлар дөньясы» телеграм-каналы куйган.

Видеоны караучылар Ильмира Нәгыймова белән аерылышкан Русланга тизрәк үз парын табуын тели, моңлы тавышына соклана.

«Руслан, көннән-көн остара барасың», «Искиткеч моң, Руслан. Үзең карап туймаслык, су сөлегедәй егет! Бәхетең алда әле», «Тизрәк үз бәхетене табарга насыйп булсын, Руслан», – дигән фикерләр калдыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар