Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов үзе белән фотога төшкән кыз турында: «Аралашабыз, ләкин...»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов үзе белән фотога төшкән кыз турында: «Аралашабыз, ләкин...»
социаль челтәрләр

Җырчы Руслан Кираметдинов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы кысаларында шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Тапшыруның алып баручысы Роза Хәйруллина артисттан бүгенге көндә җитди очрашып йөри торган кызы булу-булмау белән кызыксына. Руслан социаль челтәрләрдә күрсәткән кыз белән мөнәсәбәтләре турында да сораша.

Руслан, бүгенге көндә синең күңелең, йөрәгең бушмы?

Әйе, йөрәгем буш. Кызлар белән аралашам инде, аралашмыйча булмый. Тик хәзерге вакытта үземә җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгелдер, дип уйлыйм. Әлегә эшләрем күп.

Социаль челтәрләрдә «бәхетемә күз тидермәгез» дип язып, бер кызның фотосын куйган идең. Ул кыз чынбарлыкта да булдымы соң ул? Әле пиар өчен генә яздыңмы?

Мин бит инде пиар ясый торган кеше түгел. Бәлки, мөнәсәбәтләр булып алгандыр. Шәхси тормышны кешегә артык күрсәтергә яратмыйм. Ләкин ул вакытта шулай туры килде инде.

Бу мөнәсәбәтләрнең дәвамы булдымы соң?

Без аралашабыз, әмма мин беркая да ашыкмыйм..

Кызганычка, хәзер аерылышулар бик күп. Кайбер ир-атлардан «бәлки, башка өйләнмәм» дигән сүзләр дә ишетәм. Син дә «йөрсәм йөрим, өйләнмим» дигән катгый карарлар кабул итмәдеңме?

Башка андый уйлар да килгәли. Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай булачак. Чыннан да аерылышулар бик күп. Шуңа да мин беркая да ашыкмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100