Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов турында: «Ильмира белән аерылышкач, чибәрләнде, тынычланды...»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов турында: «Ильмира белән аерылышкач, чибәрләнде, тынычланды...»
Руслан Кираметдиновның Телеграм каналыннан

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов тирәсендәге сүзләр бер сүрелә башлый кебек була да, янәдән куера...

Руслан да, Ильмира да, бу темага әйләнеп кайтасыбыз килми, үткән-беткән, дисәләр дә, халыкка чәйнәрлек азыкны үзләре үк биреп тора. Мәсәлән, Ильмираның «Мәйдан» каналының «Ачыктан-ачык» тапшыруында сөйләгән кайбер сүзләре Русланның тугры тамашачысын янәдән кузгатып җибәрде, ачуларын кабартты. (Чөнки ул анда «Русланның беренче җырын минем акчага яздырдык. Без кавышканда мин инде үз исемемне булдырган идем, ә Руслан әле беркем түгел иде», – дигән фасонда сөйләде.) Руслан үзе дә социаль челтәрләргә еш кына балалары белән төшкән фотосурәтләр куеп, йә булмаса, машинада үзәк өзгеч моңсу җырлар тыңлап барып, болай да аларның язмышына битараф булмаганнарның яраларына даими рәвештә тоз салып тора. Әлеге җырчы гаиләнең таркалуы өчен чын йөрәкләреннән борчылучы әби-апалар шактый бит.

Әнә, Русланның балалары белән төшкән фотосы астына нәрсә генә язмый халык. Кайберәүләр аларны бергә булачагына әле һаман ихластан ышана, өмет итә. «Русланны балалары белән күргәч, шулхәтле шатландым. Ильмира, кеше котырыгына карама, начарлыкны онытыгыз да, кушылыгыз. Тормышыгыздан көнләшүчеләр бардыр. Бигрәк матур пар бит сез», «Балаларыгызны ятим итмәгез», «Сабыйларга әтисе дә, әнисе дә кирәк, шул вакыттта гына алар бәхетле, күңелләре китек булмый. Әниләренә сиздермәсәләр дә, күңелләре барыбер боек була аларның...», «Әтиләре янында балалар нинди бәхетле. Күзләре янып тора. Әниләре аңласын иде шуны», «Руслан-Ильмира! Сезнең мәхәббәткә сокланып туймаслык гаиләгезгә күзләр тиде. Сезнең яратуыгыз бик көчле, чөнки сезнең җырлаган җырларыгыз бары тик сөю-наз белән сугарылган. Икегез дә «душа»гызны тыңлагыз, балакайлар... Эчке сиземләү беркайчан да ялгышмый...», – дип язганнар.

Икенчеләре, киресенчә, бер киселгән икмәк кире ябышмый дигән әйтемне алга сөрә. Руслан аккаунтында, билгеле, аны яклаучылар күбрәк. «Руслан Ильмира белән аерылышкач, бик чибәрләнде, тынычланды. Улы белән кызы да яраталар әтиләрен. Зал тулы тамашачысы. Үзе искиткеч матур җырлый, моңы йөрәкләрне эретә. Исән-сау, бәхетле, сәламәт бул, моң иясе. Бернинди ясалмалылык юк, чып-чын егет ул», «Руслан эчеп йөри торган кешегә охшамаган. Аны оятка гына калдырдылар!», «Мин Русланга бары изге теләкләремне генә юллыйм. Ә Ильмирага нәрсә уйлыйм – шуны язам. Баштарак, яшьлек хатасы, ачу-үпкә белән бәйләгән идем аның кыланмышларын. Юк, бит, вакыт бара, ә ул һаман тынычланмый. Ильмираның соңгы әңгәмәсеннән соң, аны аклау мәгънәсезлек икәнен аңладым. Иҗат, иҗат, имеш! Бар нәрсә дә акчага кайтып калгач...», «Горурлыгыңны югалтма!», «Руслан, бирешмә, «тряпка» булма! Улак ат янына килми, ат улак янына килә. Без синең белән!»,– дип Русланга  чүпрәк булмаска өндәгәннәр.

«Хатынын бәяли белергә кирәк иде, ә кыйнарга, кул күтәрергә түгел. Янәсе, хәзер идеал әти булган! Балалар белән үзенә «пиар» ясаучы гына...» – дип язып калдыручы да бар.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 12 май 2024
    Исемсез
    Ни ай тсада. Нагимова Руслан. Бер0. Вакыт а да. Эльмира турында на ар суз айткане юк молодец Руслан. Эльмира хаман чайник настоящий. Ир. Руслан. Ати анисе дорес тарбиялаган. Кем белен нарса булмый. Узен чыкканын бит кияуга. Чыкмаска иде. Ойдагене. Ботен халвк
  • 13 апрель 2022
    Исемсез
    Исемемне язарга онытанмын, Наилэ апагыз булам
  • 13 апрель 2022
    Исемсез
    Миндэ уз фикеремне язасым килэ. Билгеле, кеше тормышына кысылырга ярамый, берсе турында да Яман Суз дэ язасым килми. Но Русланнын беренче жырын минем акчага яздырттык дигэн суз мине бик уйга салды. Акча ботен кеше дэ дэ бер тигез булмый шул. Но Руслан , мина калса бик кечкенэдэн жырлап усте кебек, андагы профессионализм бер артиста да ЮК, шунын очен анын килэчэген бик яхшы булыр Алла Бирса, акчасы да куп булыр иншалла, куреп торам, халык бик ярата Русланны, хэм боек урлэр яулаячак Алла Бирса Руслан шушы темпта эшлэп барса уз остендэ. Унышлар телим Русланга да , Эльмирага да. Гади булып калырга тырышыгыз. Халык гадилекне ярата, яратам сезне!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100