![Руслан Кираметдинов «төрттерә торган» җыр башкарды](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/10/23/fabf12f10cdbb75d662ae4d64b9274db.jpg)
«Күңел» радиосы уздырган «Безнең яшьлек җырлары» концертында Руслан Кираметдинов 2 җыр башкарды.
Беренче җыр «Кайтырсыз әле бер» («Читләргә китәсез») иде. Икенче җырны ул «төрттерә торган җыр» дип игълан итте. «Төрттерә торган» икәнен җырлый башлагач аңларсыз», – диде ул һәм Зөфәр Хәйретдиновның «Соңрак син сагынырсың» җырын җырлады.