Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов «теге ситуация» турында: «Туздырылган ояларны корып булмый яңалардан»

Танылган җырчы Руслан Кираметдиновның Татарстан һәм Башкортстан буенча гастрольләре бара. «Интертат» шуларның берсендә – Байлар Сабасы мәдәният йортында булган концертыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов «теге ситуация» турында: «Туздырылган ояларны корып булмый яңалардан»
Рәфидә Галимҗанова

Уйламаганда гына Руслан Кираметдиновның «Казан – Уфа» дип исемләнгән концертында әби белән тамаша кылып кайттык. Ни өчен «уйламаганда» дим, чөнки минем аның бер генә концертында булганым, үзен сәхнәдә тере килеш күргәнем юк иде. Кәеф булмаганда Интернеттан җырларын да тыңлыйм инде, югыйсә. Ә концертына барырга кызыкканым булмаган. Минем 70 яшьлек әбием Русланны эстрадагы иң моңлы һәм зәвыклы җырчыга санаганын һәм еш кына концертына барырга теләгәнен әйтә килде. Руслан үзе безнең районга кадәр килгәч, мин инде әбинең теләгенә каршы килә алмадым.

Юлда килгәндә, әби, исенә төшкән саен: «И, «Кыр чәчәкләрен» җырласа гына ярар иде», – дип үзалдына сөйләп барды. Ә мин шунысын яхшы беләм – әби җыен шырдый-бырдый җырлар тыңлый торган кеше түгел ул, зәвык дигән нәрсәне яхшы белә. Шуңа күрә минем дә тизрәк шул җырны ишетәсем килде...

Зәвык турында бер-ике сүз

Тамаша залына үткәч, күбрәк яулыклы әбиләр, өлкән яшьтәге апа-абыйларга күзем төште: «Әһә, димәк, Русланга күбесенчә олы буыннар йөри икән», – дип уйладым. Концерт башланырга 5 минут калганда да, минем яшьтәгеләрнең кергәне күренмәде. Ә залда, шыгрым ук булмаса да, халык күп иде. Кыскасы, Русланның үз тамашачысы бар.

Хәзер эстрадада аранжировка беренче планга чыга башлады кебек, «моң» төшенчәсе арткы планда кала бара. Эчтәлекле, зәвыклы концертлары белән сокландыручы артистларны санарга кулдагы бармаклар да җитә. Руслан Кираметдинов та шул моңлы җырчылар исемлегенә керә, дип саныйм. Хәер, ул концерты барышында үзе дә әйтеп куйды: «Менә мондый аппаратураны кайсы җырчыда күргәнегез бар әле? Хәзер аранжировка белән чыгалар да җырлыйлар. Бүгенге концертта мин тере тавышка җырлаячакмын», – диде ул.

Җырчы бер интервьюда «эстрада җырлары аның өчен кызык түгел»леген әйткән булган. Үзе күбесенчә Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованы тыңлый, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Әлфис Кыямов, Рөстәм Закиров иҗатын ярата икән. Һәм бу җырчыларны тыңлавы үзе башкарган җырларда да яхшы чагылды.

«Теге ситуация» турында җыр

Руслан Кираметдинов һәм элекке хатыны Ильмира Нәгыймова арасында булган шау-шулы вакыйгалардан соң, тамашачылар ике төркемгә аерылды кебек. Интернет сәхифәләрендә кемдер Русланның гаепле булуына ышана, ә кайберәүләр исә: «Ул бит матур җырлый, мондый әшәкелек эшли алмас», – дип шикләнә. Әйе, нәкъ менә шулай дип язылган фикерләрне очраттым. Әби белән дә шул теманы кузгаттым. Ул да миңа: «Кызым, Руслан – бик тәртипле, ипле җырчы бит ул, аның моңы бар. Ул алай эшли алмас», – диде. Бу – минем әбинең генә фикере түгел. Бу – җырчыны җырлары белән күзаллаучы һәм моңына карап кына бәя бирүче тамашачылар фикере.

Мин концертның башыннан ахырына кадәр «Нүжәли Руслан гаепле инде?» дип уйладым. Чынлап. Мин аларның аерылышуына карата биргән интервьюларын, фикерләрен карамадым да, тыңламадым да. Журналист булсам да, миңа эстрада тормышында барган ыгы-зыгылы мондый хәлләр («пиар» дисәм дөрес булмас, әмма кем белә бит?!) кызыклы түгел. Концерт дәвамында Руслан үзе бу теманы кузгатыр микән, дип кызыксындым. Бәхетемә, аерылышуга нисбәтле сүзләр әйтелмәде. Хәер, берәү булган икән. Аның репертуарындагы «Ачуланма» җыры (Зифа Нагаева сүзе һәм көе) шул «теге ситуация»гә туры килә.

Үзе шулай диде:

– Бу җырның сүзләрен бик яраталар. Берсендә, концерттан соң бер тамашачы килеп, «Ачуланма» җырының текстын гына язып бир әле, энем», – диде. Ул минем «теге ситуация»гә туры килә. Сүзләрен игътибар белән тыңлагыз әле яме? – дип, Руслан шул җырын башкарды.

Һәм ул чыннан да мәгънәле җыр булып чыкты:

«Үкенмә дә, уйлама да,

Әрнемә дә, сызланма да.

Туздырылган ояларны

Корып булмый яңалардан.

Ачуланма, елама да...»

«Килмә син» һәм «Кыр чәчәкләре» турында

Җырларына килгәндә, ул үзенең репертуарын гына башкарып калмады, данлыклы җырчыларыбызның да җырларын алганын әйтте. Шуларның берсе – Рөстәм Закировның «Кыр чәчәкләре» җыры (минем әби өзелеп көткәне). Җырчы, үзе сөйләве буенча, бу җырны сорамыйча алган икән. Берсендә Филармониядә ниндидер концертта җырлыйсы булган, исемлекне караса – Рөстәм Закиров та бар.

– И борчылдым, белсәгез! Рөстәм абыйдан качып йөри башладым. Белсә, ни дияр, дип уйладым. Аннары тотылдым бит – мине күреп алды! Куркуымны җиңеп әйттем мин аңа: «Кыр чәчәкләре» җырың бик матур, халык та ярата. Пажалысты, шуны алыйм әле?» – дидем. Ул миңа рөхсәт бирде – һәм менә бүген мин аны башкарам да.

«Кыр чәчәкләре» белән җиңел генә хәл ителсә, ә менә «Килмә син» җыры белән алай җиңел булмаган. Анысын исә Салават Фәтхетдиновның үзеннән сорарга барган.

«Салават абый, инде синең дә яшең бара...(халык көлә). Иске җырларың да тик ята, дигәндәй... «Килмә син» җыры күңелемә бик хуш ята бит, репертуарыма кертим әле?» – дигәч, рөхсәт алган үзе тагын.

Белгән җыр булгач, залдагылар да аңа кушылып утырды. Шул исәптән, без дә.

***

«Казан – Уфа» концертында Русланның якташы – Чаллы егете Илшат Хәмәдиев та үзенең җырлары белән чыгыш ясады. Алар күптәннән таныш икән – бер мәктәптә укыганнар. Һәм менә, тора-бара, юллары кабат очрашып, бер сәхнәдә иҗат итә башлаганнар. Илшат Хәмәдиев – 20 яшендә «Алтын барс» алган егет. Ул «Эх, сез матур кызлар»ны дүрт телдә – татарча, русча, чувашча һәм удмуртча башкарды. Шулай ук үзенең репертуарындагы заманча җырлары белән тамашачыга хуш килде. Залдагы яшьләргә аеруча ошагандыр, дисәм, янымдагы өлкән апалар да мактап утырды.

Тамашачыны елаткан җыр

Концертта хәзер барган вазгыятькә карата җырлар да җырланды. Мөгаен, бу – иң кызганыч һәм үзәккә үтә торган мизгел булгандыр. Хәзер күп кенә концертларда мобилизацияләнгәннәргә багышлап җырлар җырлана. Руслан да бу темадан читтә калмады – егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, шундый эчтәлектәге җырын башкарды. Бу урында залда утырган апаларның күзләре яшьләнде, һәрберсенең дә эчтән генә әрнеп утырганы сизелде. Кызганыч җырдан соң, Руслан тамашачының кәефен мәхәббәт турындагы дәртле җырлары белән күтәрде. Аның репертуарында бу темага багышланган җырлар шактый, шуңа күрә ул рәттән шундый җырларын башкарды.

«Әлегә өйләнергә җыенмыйм»

Тагын бер кызыклы мизгелгә тукталыйм әле – һаман да шул «теге ситуация» турында әйтүем. Руслан үзенең концертында бер-ике урында өйләнү темасына кагылды. Ул башта үзенең төркемендә эшләүче музыкантларның өйләнгән-өйләнмәгән булуларына басым ясап әйтте. Ахырда бер гитаристы янына килде дә: «Безнең икебезнең дә ситуация бер...» – дип, авыр сулады. Һәм пауза барлыкка килде – халык аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады кебек. «Кияү мунчасы» җырын башкарганнан соң әйтеп тә куйды:

– Интернетта язылган барлык фикерләрне дә укып барам. Әле монда утырган апаларның нәрсә язганнарын да хәтерлим (көлә). Берәр фото кертсәм, тизрәк өйләндерергә телиләр. Берсендә бер апаең: «Руслан, бәхетле бул», – дип язган. Мин бүгенге көндә бәхетле, Аллаһка шөкер. Әти-әнием сәламәт, 2 балам үсеп килә. Яраткан тамашачым бар… Ә өйләнергә ашыкмыйм әле, – диде ул.

Анысын әллә чынлап әйтте, әллә уйнап – үзенә яхшырак билгеледер.

Концерттан соң

Программа ни өчен «Казан – Уфа» дип атала, дип сорарсыз. Җырчы, үзе әйтүе буенча, алар Казан белән Уфа арасында гастрольләрдә йөриләр. Исемен дә шуңа туры китереп куйганнар.

Концерт үзе сәгать 19.00да башланып, 21.30га кадәр барды. Һәм ул бары тик җырлардан гына торды, дисәм дә ялгышмам. Мин ахырда шунысын аңладым: Руслан Кираметдинов концертына тамашачы шоу эзләп бармый, монда моңга чын-чынлап сусаган һәм мәгънәле җырлар тыңларга яратучылар килә. Артист җырлар арасында кызык сүзләр сөйләп куя куюын, әмма җырлары белән алар да күмелеп кала кебек. Тере тавыш, сүзләре мәгънәле булган җырлар һәм зәвыклы киенгән артист – менә нәрсә тансык булган икән миңа.

Тамашадан соң Руслан халык янына чыкты. Аның белән хатын-кызлар, апалар истәлеккә фотога төште, теләкләрен җиткерде. Минем әби дә күптәнге хыялын чынга ашырды – Русланга «Кыр чәчәкләре» җыры өчен рәхмәтен белдерде.

Әле киләсе концертына кулъяулык чигеп киләм, дип вәгъдә бирде. Аның шундый күркәм гадәте бар – ошаткан артистына кулъяулык чигеп бүләк итә. Һәм Руслан Кираметдинов аның бу исемлегенә һичшиксез керә. Исән-сау килеш кабат концертына барырга насыйп булсын аңа…

«Бәгърең таш булса»

«Ничек җырламый түзим соң?»

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 27 ноябрь 2023
    Исемсез
    Руслан кебек монлы жырчылар сирэк телевизор каналлврына басып эзлибез аларны.Бэширэ,Зэйнэп,Сирина,Ранис,Фердинанд hэм Гузэл.Ижатларында унышлар сэламэтлек телим.
  • 16 октябрь 2023
    Исемсез
    Руслан Руслан инде ул аны беркем бн дэкуеп булмый мон жырлап йэргэн артисларнын кубесендэ бэтенлэй юк олы кешелэр тынлый торган артислар юк дэрэжэсендэ хэзер яшьлэр эчен куп с тавышлар кэчле ,эле кэйлэптэ жибэрсэлэр Алла Пугачлар булалар .Рэфидэгэ рэхмэт бик матур итеп язмасын язган Русланны дэу энисе узедэ бик хэрмэтлэп мактау сузлэрен ирештергэннэр .Дэрестэндэ монлы кеше нен йэрэге
  • 16 октябрь 2023
    Исемсез
    Русланнын Ильмира турында бер начар сүздә әйткәне юк,ул бит балаларымның әнисе диеп кенә тора . Ильмирага пиар кирәк булды бит
  • 16 октябрь 2023
    Исемсез
    Мин дә яратам жырларын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100