news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Тамада булып йөргән артистларны артист дип санамыйм»

news_top
Руслан Кираметдинов: «Тамада булып йөргән артистларны артист дип санамыйм»
Фото: Руслан Кираметдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Руслан Кираметдинов бүгенге татар эстрадасы турындагы фикерен белдерде. Җырчы «Интертат»ка әйтүенчә, бүгенге көндә сәхнәдә чын профессионалларча эш итмәүче җырчылар күп.

Аны бер яктан уңай дип тә, тискәре дип тә әйтергә мөмкин. Татар эстрадасында, татарда гына түгел инде, гомумән, шырдый-бырдыйлар күп. Тамада булып йөргән артистларны артист дип санамыйм. Алып баручы булып йөриләр дә, аннан сәхнәгә менәргә тырышалар. Минем бу турыда инде әйткәнем дә булды.

Минем уйлавымча, җырчы ул җырларга, җыр аша үзенең хисләрен тапшырырга тиеш. Тегендә-монда сикереп, нотага эләкмичә, «плюскә» җырлаучы – артист кеше түгел. Мин шушы позициядә торам һәм торачакмын да. Чүп җитәрлек, – диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар