Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов тагын Лилия Гатина белән, ә үзе бәхетсез мәхәббәт турында җырлый

news_top_970_100

Җырчы Руслан Кираметдиновның шәхси тормышы бик күпләрне кызыксындырса да, ул һаман серләрне чишәргә ашыкмый. Алай да, җырчының вакыт-вакыт тамашачысына «җим» биреп, аларны «кыздырып» җибәрә торган гадәте бар. Җырчы инде берничә мәртәбә кызлар белән төшкән фотоларын куеп интрига ясады. Артист янәшәсендә «Күңел» радиосы алып баручысы Лилия Гатинаны да, тагын бер серле кызны да очратканыбыз булды. Кичә дә халык тынычлыгын югалткандыр инде – Русланның сторисларында тагын Лилия Гатина!

Руслан Лилияне биленнән кочаклап фотога төшкән. Әлеге ике кешене нәрсә бәйли соң? Очрашып йөриләрме алар, әллә иҗади дуслармы? Болар барысы, гадәттәгечә, сер булып кала. Җырчы фото янына берни дә язмаган, ләкин бик моңсу җыр куйган.

«Без йөргән сукмакларга

Үләннәр үскән инде.

Яшьлектә сөйгән ярларны

Башкалар сөйгән инде», – дигән юллар бар артистның үз репертуарыннан булган «Айлы кичләр» җырында.

Әллә Ильмирага багышлана инде?

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2025
    Исемсез
    Ой шундый матурлар бергэ булсалар иде ходаем
  • 22 апрель 2025
    Исемсез
    Бэхетле булс
  • 21 апрель 2025
    Исемсез
    Икегездэн дэ жылылык боркелэ.
  • 21 апрель 2025
    Исемсез
    Шундый матур пар булыр иденез Руслан,Лилия!Сез бер - берегез очен тугансыз кебек тоела.Ике
  • 21 апрель 2025
    Исемсез
    ИЛЬМИРАНЫН ИРЕНЭ КУП ПЫЧРАК АТКАНЫН БЕЛЭ ТОРЫП,КЕМ 2 БАЛАСЫ БЕЛЭН АНА ОЙЛЭНЕР ИКЭН.
  • 21 апрель 2025
    Исемсез
    Бик матур пар булырлар иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100