news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов күпме акча эшләвен һәм балаларына тоткан сумманы әйтте

news_top
Руслан Кираметдинов күпме акча эшләвен һәм балаларына тоткан сумманы әйтте
Фото: Руслан Кираметдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Руслан Кираметдинов «ТМТВ» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыга торган «10 сорау» тапшыруында булган һәм алып баручы Әбри Хәбриев белән әңгәмә корган.

– Айлык керемегез күпме?

– Төрлечә була. Син – иҗатны аңлый торган кеше. Кайвакытта концертта кеше булмаска да мөмкин, үзеңә бер тиен калмаган вакытлар да була. Чыгымнар күп. Төгәл сумма юк: 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

– Сез балаларыгызга финанс яктан ярдәм итәсезме? Аларга ай саен күпме акча җибәрәсез?

– Ярдәм итәм, аларга нәрсә кирәк – бөтен әйберне алып бирәм.

– Еш күрешәсезме?

– Быел еш күрешеп булмады, концертлар күп. Мин гел юлда. Әбиләре ала, мин төнлә кайтсам, яннарына керәм. Буш вакыт булганда үзем дә алып китәм. Әмма телефоннан гел сөйләшеп торабыз.

– Аларга ай саен күпме акча тотасың?

– Төрлечә: туган көнгә, бәйрәмнәргә кирәкле әйберләрен шәхсән алып бирәм. Кемгәдер акча җибәреп ятмыйм. Самокат, приставка сорыйлар. «Кирәкме икән?» – дип анализлыйм. Кирәк булса, алып бирәм. Шулай ук төгәл сумма юк. Ул 500 сум, 1 мең, 10 мең, 20 мең дә булырга мөмкин.

– Һәрвакыт уйнап тора алайса?

– Инфляция (көлә).

Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың улы һәм кызы бар. Иҗади пар 3-4 ел элек аерылышты.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 август 2025
    Исемсез
    Ир-атны савым сыер урынына тотарга тели хатыннар.
  • 1 август 2025
    Исемсез
    2 балага 20 мен нэрсэ инде ул? Бу хэзер вообще аз
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар