Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов коттедж сала?

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов коттедж сала?
Рамил Гали

Җырчы өелеп торган озын-озын бүрәнәләрне, сап-сары ялтырап торган такталарны видеога төшереп, телеграм каналына куйган.

Шуннан киткән фаразлаулар, төрле-төрле фикерләр. Халыкка чәйнәргә азык кына булсын! Кайберләренең Руслан сәхнәдән китеп янәдән урман эшенә кайта икән дип эче пошкан. Кемдер җырлап йөреп кенә булмый, дөрес, өстәмә кәсеп кирәк, дип хуплаган. Кайсы-берсе Руслан коттедж сала бугай, дип уйлаган. Ә чынында Руслан нишләп йөргәндер, билгесез, ул үзе видеода да, шәрехләүләрдә дә моны аңлатып тормаган. Видеода бары тик такта ярган тавыш («пилорам»тавышы) кына яңгырап тора.

«Ни эш бетерәсең, Руслан? Яңадан урман эшенә керештеңме әллә? Җырны ташлый күрмә берүк»,

«Бер булганнан бар да була. Афәрин, Руслан. Шулай да җырга күбрәк өстенлек бир. Син – сәхнә кешесе»,

«Бер әйбер икенчесенә комачау итми ул»,

«Җырлый да, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә!»

«Алла куәт бирсен, Руслан. Әллә коттедж салып ятасыңмы? Син маладис, синнән бар да булыр»,

«Коттедж салып керергә язсын»,

«Амин. Салыр да. Руслан кайсы җире белән ким?! Бөтенесе сала»,

 «Саф һава, юк-бар уйлар да баштан чыгып тора физик эш эшләгәндә», – дип язганнар җырчыга телеграмда утыручы дуслары.

Видеодан скиншот

Ә Солтания исемле бер апа Русланның шәхси тормышындагы күңелсез үткәнен күздә тотып болай дигән: «Берегез ниндидер өй янында фотога төшә (Ильмира Нәгыймованың социаль челтәргә керткән соңгы фото-видеоларына ишарәләп – авт.), икенчегез такта бушата. Әйдә, булды инде, кавышыгыз да тамашачыны тынычландырыгыз. Без сезнең икегезне дә яратабыз. Балалар хакына. Менә мин ирем белән кырык биш ел бергә яшим. Үз вакытында ул миннән яшьрәккә киткән иде. Кире кайтты, гафу үтенде. Миңа бик авыр иде, ләкин мин аны балалар хакына гына кире кабул иттем. Вакыт дәвалады. Балалар, оныклар шат. Чит кеше беркайчан да үз әтиең, үз әниең кебек булмый ул. Үз тәҗрибәмнән чыгып язам. Уйлагыз. Кайчан да булса сез икегез дә минем белән килешәчәксез, шигем юк. Бәлки, ул чагында мин булмам инде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100