Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Көнләшүдән үлә...»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «Көнләшүдән үлә...»
Рамил Гали

Җырчы Руслан Кираметдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенең фотосын урнаштырып, аның астына түбәндәге шигырь юлларын язган.

«Уңышыңа берәү нык сөенә,

Икенчесе көнләшүдән үлә.

Кемдер сине бик нык кимсеткәндә,

Башка берәү кадереңне белә!» –

дип, Гөлара Шәрипованың «Бар кешегә ярап бетеп булмый» шигыреннән бер өзекне тәкъдим иткән җырчы.

Бу шигырь, күрәсең, Русланның күңел халәтенә туры килгәндер. Әлеге юлларны укып, җырчының виртуаль дуслары, бертавыштан диярлек, аңа юату сүзләре язганнар, аны канатландырганнар. Әйтерсең лә Руслан ниндидер ярдәмгә, «поддержка»га мохтаҗ сыман кебек шикелле...

«Нәкъ шулай. Борчылма, Руслан, яклаучыларың барыбер күбрәктер. Яратабыз сине...», «Халык бит ул бер кеше түгел. Сез бит халыкның күз алдында. Алга, Руслан, зур уңышларга!», «Киләчәктә, Аллаһ боерса, бәхетләрең ташып торсын. Хәерле гомерләреңне биреп, тигезлектә, хөрмәтле әти булып яшәргә язсын... Эт өрә тора, ә син, әйдә, алга юырт», «Синең өчен нык сөенүчеләр без инде, исем бирүләрен дә ишетсәк, азрак күңелләребез тынычланыр иде», «Күптән халык артисты булмаллы да бит, бәяләмиләр, бездә чын талантларны яратып бетермиләр...» – дип, комментарийлар калдырганнар.

«Күләгә булып, әрәм булып йөргәнсең, Руслан. Әллә кайчан «сольный» концертларың белән күтәреләсе булган сиңа», «Яраткан җырчым Руслан, алдагы тормышыңда үзеңне санлардай тиң ярыңны табуыңны телим», – диючеләр дә бар.

«Чын артистлар: Илһам Шакиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Салават Фәтхетдиновларга тиң җырчы син, Руслан Кираметдинов. Иҗади уңышлар, исәнлек-саулык сиңа, моңлы сандугач», – дип, хәтта, җырчыны легендар шәхесләр белән чагыштырган бер язылучысы.

Фото: Руслан Кираметдиновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 февраль 2023
    Исемсез
    Хатыны белэн бергэ булганда, ник урманда эшлэгэн? Парлы жырчылар сэхнэдэ бары матурырак, шулай йорсэлэр эллэ кайчан Атказанган булырлар иде.тик монда Русланнын горурлык кочле, эле мескен булып кылана. Чын ир-ат андый булмый
  • 1 февраль 2023
    Исемсез
    Руслан тавышыдай монлы,затлы,кэчле тавышлар эстрадада куп тугел.Ижади унышлар һэм бэхет телибез,Сезгэ,Руслан.Яңа матур жырларыгызны ишетэсебез килэ...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100