Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов концертында сөйли: «Аны күрмәс өчен ике сәгать туалетта утырдым»

news_top_970_100

Руслан Кираметдинов концертында «Кыр чәчәкләре» җырының аның репертуарына ничек кереп китүен сөйләде.

«Рөстәм абый Закировның 1994 елдагы концертын карадым, анда ул «Кыр чәчәкләре» җырын җырлады. Шундый ошады. Җырны алдым да яздырдым.

Рөстәм абыйдан сорамаганыма аннан соң гына үкендем… Филармониядә «Татарча солянка»га җырларга килдем.

Рөстәм абый Закиров та шунда. Аны күрмәс өчен, әллә 2 сәгать туалета утырдым инде. Күрмәсә генә ярар иде, тизрәк җырласын да, аннары мин җырлармын, дип.

Шулай иттереп күреп алды. «Энекәш, кил әле монда», – ди. Килдем дә: «Әү, Рөстәм абый», – дим. «Салават абыең җырлары гына җитмәгән, хәзер минекенә барып җиттеңме инде?» – ди. «Дөресен генә әйткәндә, Рөстәм абый, җыр ошаганга гына җырладым», – дим. «Сорарга кирәк иде. Ярар, Руслан, башыңны катырма. Җырла давай», – диде. Бик нык сөендем», – дип уртаклашты ул хатирәләре белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100