Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов кем белән дуэт җырларга җыена?

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов кем белән дуэт җырларга җыена?
Рамил Гали

Җырчы яңа дуэт яздыру турында уйлана башлаган. Иҗатташ дусты Рамил Галимҗанов белән җырлаячак ул. Репетициядән бер өзекне ул телеграм каналындагы виртуаль дусларына тәкъдим иткән.

«Ничек уйлыйсыз, Рамил белән дуэт яздырсак?» –  дип киңәш сораган Руслан телеграмдагы дусларыннан.

«Шулкадәр матур булачак!» «Руслан, шәп дуэт көтелә, икеләнмәгез», «Тавышларыгыз охшаган», «Икегезне дә яратабыз. Ике моң чишмәсе», «Җырлагыз, халык яратачак!» – дип хуплаган аларны бер төркем халык.

Икенче бер төркем исә килештермәгән: «Хатын-кыз белән җырларга кирәк, минемчә. Ир-егет белән сәхнәдә әллә ничек», «Болай икегез дә матур җырлыйсыз. Ләкин дуэт кирәкми, «не смотрится», «Рамилнең тавышы синекен каплый, Руслан. Аерым җырлагыз, дус булып калыгыз», «Үзең кебек моңлы хатын-кыз җырчы белән көтәбез!», «Ир-ат белән кирәкми-и-и дуэт, бигрәк тә сиңа, Руслан», «Тап инде берәр чибәр җырчы кыз. Күп бит алар», – дип язганнар.

Соңгы фикерләргә җавап итеп: «Айрат Сафин белән диджей Радик җырлыйлар бит әле, ике ир-егет, бик матур килеп чыга!», «Казан егетләре» җырлый ич, әнә. Зыян юк, әйбәт чыга», – дип язучылар да булган.

«Сиринә Зәйнетдинова белән җырласагыз, бик моңлы дуэт килеп чыгар дип уйлыйм», – дип тәкъдим иткән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100