Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов кайчан өйләнәчәген әйткән

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов кайчан өйләнәчәген әйткән
Социаль челтәрләр

Башкортстандагы «Туган тел» милли премиясен тапшыру тантанасында алып баручылар җырчы Руслан Кираметдиновка: «Руслан әфәнде, үзегез шундый матур «Кияү мунчасы» дигән җыр белән башладыгыз. Сезнең 2024 елга планнар ничегрәк соң?» – дип, уңайсыз сорау биргәннәр.

«2024 елда, бәлкем, мин дә өйләнермен инде», – дигән Руслан.

Дөрес, алып баручы Ильмир Ямалов: «Әйеме?» – дип кабатлап сорагач: «Белмим әле», – дип тә куйган ул.

Руслан Кираметдиновны көчле алкышлар астында: «Завидный жених», – дип озатып калганнар.

Руслан Кираметдиновның элекке тормыш иптәше, җырчы Ильмира Нәгыймова белән аралары 2021 елда өзелде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 декабрь 2023
    Исемсез
    Андый хэл була инде ул. Икеседэ бэхетле болсын. Уз парларын тапсыннар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100