Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов инстачыларны талаштырган

Җырчы радиодагы туры эфир вакытында үзенең дусты, сәхнәдәше Фирдүс Тямаевның иҗатына соклануы турында әйткән.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов инстачыларны талаштырган
Рамил Гали

Җырчы Руслан Кираметдиновны «Болгар» радиосына кунакка чакырганнар. Сүз уңаенда Руслан узган ел шәхси тормышында булган үзгәрешләргә дә кагылып үткән. «Минем күңелемә бераз ял кирәк булгандыр. Мин үкенмим. Барысы да яхшыга. Ул яктан да тәҗрибә тупладым. Шушы авырлыкларны үтеп, яңадан көч туплап иҗат итәргә, халыкны яңа концертлар белән сөендерергә әзер мин», — дигән җырчы. Шулай ук җырчы үзе өчен Фирдүс Тямаевның үрнәк җырчы булуын, аның җырга бөтен күңелен салып башкаруына соклануын белдергән. Әлеге видеоны «Болгар» радиосының инстаграм сәхифәсенә куйганнар.

Башта инстаграм дуслары тормыштагы авырлыкларга бирешмәгәне өчен Русланны үтереп мактап, комментарийлар язганнар. Соңрак сүз әкрен генә Фирдүс Тямаев ягына таба борылган.

«Руслан, энекәш, молодец син. Бик матур жырлыйсың, синең үзеңнән үрнәк алырлык. Фирдүс Тямаев белән чагыштырып булмый, ул бит сәхнәдә сикереп йөрүдән башканы белми. Акырып жибәрә, шул „Ялгыш торна"ны җырлый инде. Үз дәрәжәңне төшермә, синең моңлы жырларыңны тыңлау гына ни тора»,

«Руслан, сез Фирдүс белән җир белән күк шикелле. Ул кычкыра, тавышы артык каты. Син моңлы, сабыр, Илһам Шакиров урынына калган артист. Гаеп итмәгез, Мәскәүдән дөреслекне язам»,

«Руслан, зинһар, үзеңне Фирдүс белән чагыштырма. Ул бит җырчы түгел. Тагын ике елдан аның кем икәнлеген белмәяәчәкләр дә. Ә син җырчы, синдә моң дәрьясы»,

«Фирдүсне яратмадым, яратмыйм, концертына да йөрмим. Ул артистмыни? Менә, ичмасам, безнең Руслан!» — дип язганнар.

«Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Дәшми генә көнләшегез», — дип Тямаевны яклаган кешегә: «Мин олы кеше, көнләшә торган вакытларым үткән. Син миңа нигә каныгасың, нәрсәгә кирәк мин сиңа? Юристка мөрәҗәгать итәм, шунда белерсең минем кем икәнне», — дип янаган җырчыны хурлаган ханым.

Кыскасы, Фирдүс белән Русланны чагыштырып, инстачылар талашып беткән.

Бу комментарийларны укыгач, Руслан Кираметдинов Фирдүс Тямаевны телгә алганына биш тапкыр үкенгәндер, мөгаен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100