Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов иң үзәгенә үткән әйберне әйтте

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов иң үзәгенә үткән әйберне әйтте
социаль челтәр

«Моңлы җырчы» дип әйтү генә аны шәрехләмәс, чөнки һәр җырлаучының, һәр искән җилнең дә үз моңлы аһәңе бар, «өметле яшь җырчы» дип игълан итү яшен инде ул күптән узды, «сәхнә тотучы популяр җырчы» дип әйтсәм дә бераз арттыру булыр. Кыскасы болай: татар эстрадасының башкалардан аерылып торучы җырчысы Руслан Кираметдинов бездә кунакта», – дип таныштырды Ренат Галиәскар «Күңел күге» тапшыруының кунагы белән.

Еллар узуга һәм күпсанлы интервьюлар булуга карамастан, Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова тарихы тиз генә телдән төшмәс әле. Алар кайчандыр гаилә, аларны бәйләп торучы балалар булганда, бу тема дәвам итәчәк. Әңгәмәләр дә аларның мөнәсәбәтләренә кагыла торган сорауларсыз кызык булмас кебек тоела.

Тормышыңда булган ыгы-зыгыдан соң синең күңелеңне ни тырный, күңелеңдә калган төер нинди? – дип сорады алып баручы.

– Иң үзәккә тигәне «бу – минеке, менә моны мин эшләдем» дип әйтүе. Мин беркайчан алай йөрмәдем. Мин ул вакытта гаиләле идем. «Бу – безнеке» дип йөрдем. Ыгы-зыгыдан соң шул кешенең, социаль челтәрдәге туры эфирга чыгып, «моны мин эшләдем, бу минеке, бу минеке» дип әйтүләре минем күңелне әле дә кыра. Шуларны ишеткәч, машинага чыктым да үксеп еладым, чөнки күпме тырышкан әйберне мин «безнеке» дип бардым, ул «минеке» дип әйтеп халыкка таратты. Бу моментка бик ачулы мин. Мин аның үзенә дә «бөтен әйбер, син әйткәнчә, ярар, синеке» дидем.

Руслан әфәнде, бу хәлләргә ачыклык кертеп нидер әйтерсеңме?

– Әйтермен киләчәктә, әмма әле түгел. Балалар бар, алар үсә. Бу бит дөнья, бар нәрсә дә әйләнә дә кире кайта. «Нишләп алай булды», – дип сораулары бар. Вакыт узгач аңларлар инде, каян җил искәнен. Әйтмәвең хәерлерәк булыр, дип тә уйлап торам. Кешене хурлап утырасым килми. Эт өрә, син бит инде, дүрт аякка басып, аңа каршы өреп тормыйсың...

Балалар белән еш күрешәсеңме?

– Мин төнлә кайтканда килгәннәр иде, йоклыйлар иде. Иртүк Мәскәүгә китәргә уяндым, кызым да уянды инде, малай йоклап калды. Гел телефоннан аралашабыз. Кыз 1нче сыйныфка китте. Гаилә булганда, кызны җитәкләп мәктәпкә алып барырмын, дип уйлыйсың бит инде. Булып чыкмады, кызны 1 сентябрьдә озатырга. «Кич ятам, елыйм, әти, син янда юк», – ди кыз. Андый сүзләр үзәккә үтә. Күңел тула. Аларны үскәнен күрә алмавым күңелне кыра. Бергә яшәгәндә балалар бакчасына киендереп илтәсең, кич алып кайтасың, алар гел синең белән. Кыз гел минем белән иде, ул гел минем өскә менеп ята иде, хәзер менә шулары булмау авыр. Балалар янда булмагач, ялгызлык хисе биләп ала кайвакыт.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2023
    Исемсез
    Әтиләр көне белән!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100