Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов Ильмираның «бывший»ларга багышланган җырына карата фикерен әйтте

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов Ильмираның «бывший»ларга багышланган җырына карата фикерен әйтте
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә җырчы Руслан Кираметдинов «Чаллы ТВ» телеканалында чыгучы «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруына кунак итеп чакырылган иде.

Тапшыруның алып баручысы Лилия Гатина Русланнан элекке хатыны Ильмира Нәгыймованың «бывший»ларга багышлап яздырылган җырына карата фикерен сорады.

«Социаль челтәрләрдә кешеләргә кызык. Ильмира «төрттереп» җырлар да чыгара башлады, төрле имеш-мимешләр дә чыгара. Шушы көннәрдә дә «төрттереп» җыр чыгарды. Синең фикерең нинди?» – дип сорады ул аннан.

«Җырласын, төрле темаларга җырласын. Күңеле нәрсә тели, шуны җырласын. Аның турында начар сөйлисем килми. Ул – минем балаларның әнисе. Күңеленә нәрсә килә, шуны җырласын», – диде Руслан.

Җырчы хәзер элекке хатыны белән аралашмавын да әйтте.

Бу уңайдан Ильмира Нәгыймовага да комментарийлар килеп төшкән. Ул аларга үзенең сторисларында җавап кайтарды.

«Гатина Русланнан ни өчен балаларына финанс ярдәме күрсәтмәве турында сорашса, яхшырак булыр иде», – дип язучыга Ильмира: «100 процент», – дип җавап биргән.

«Гатина интервьюда, сезнең яңа җырыгыз Русланга «төрттереп» язылган дип әйтә. Бу дөресме?» – дип тә сораганнар җырчыдан.

Бу сорауга Ильмира: «Кирәге бар!» – дигән җавап калдырган.

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Написанные коментарии Просим выставлять все написано правдиво ?????
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Почему язган коментарийларне чыгармисез ???????????????? НИЧЭ МЭРТЭБЭ КОМЕНТАРИЙ ЯЗЫЛДЫ КАЯ АЛАР ???????????
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Фикерегезне тикшереп чыккач куябыз дисез,ник куймадыгыз?Русланны эшэке итеп язганны куйгансыз бит.Руслан эчэ торган бала тугел ул.Руслан бик тэрбияле семьяда ускэн.Ильмира ай буе,семьясын ташлап Мэскэудэ Марат янында яткач эчеп алган инде,узегез нишлэр идегез?ильмиранын ялган сузенэ ышаныа,шул яманы чыгаргансыз,Тикшергэч ник кешечэ тикшереп куймыйсыз яманы,бу язманы куюыгыз зич охшамый,Руслан ничек итеп концертлар куеп йори.Или андада ильмира кешелэре утырасызмы?Кирэк язманы куймыйсыз!
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Син уэегне бел ??? Кешене нахакка рэнжетмэ жавап бирергэ калмасын
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Эчкэн кеше,шундый заллар тутырып концерт куя алмый Завидуй те молча.
  • 17 апрель 2024
    Исемсез
    Ильмира тоже ничем не лучше
  • 17 апрель 2024
    Исемсез
    Эчеп ятып шешенеп беткэн бит инде Руслан, кем чакыра аны интервьюга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100