news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова белән кушылырга уйлыймы?

news_top

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләренә нокта кую белән, аны янәдән элекке тормыш иптәше Руслан Кираметдинов белән кавыштыручылар күбәеп китте. Бу хакта Ильмирага да, Русланның үзенә дә бик күп язалар. Шушы көннәрдә Руслан «подписчик»ларының сорауларына җавап биргән. Һәм төп сораулар аларның үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы булган. Ләкин, Русланның җавапларыннан аңлашылганча, элекке ир белән хатынның янә бергә булачагына өмет юк, ахры.

«Ильмира белән татулашырга уйламыйсызмы?» – дигән сорауга җырчы: «Сүзем юк...» – дигән комментарий калдырган. «Нәгыймова ирекле бит, бергә булырсыз кебек», – дигән фараз калдыручылар да булган.

Җырчы әле дә үзенең сөйгән ярын очратмаган, аның йөрәге ирекле. «Берәр патшабикә килгәнне көтеп утырам», – дип язган ул барлык шәхси тормышы белән кызыксынучыларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар