Җырчы Руслан Кираметдинов иҗатта пауза алып торырга булган. Бу хакта ул «Күңел» радиосының туры эфирына кунакка килгәч сөйләгән.
Мин узган концерт сезоныннан канәгать. Барысы да әйбәт, ерып чыктык, Аллаһка шөкер. Әмма быел без бераз пауза алып торырга булдык. Репертуарымны карап чыктым – нәрсә җырладым, нәрсә җырлыйм. Бераз репертуарымны үзгәртәсем килә. Тирәнрәк эчтәлекле, мәгънәлерәк җырлар туплыйм. Чөнки әлегә күңелгә ятышлы җырлар бик сирәк, – ди Руслан.
Артист сүзләренчә, иҗаттан туктап тору – аның күңел халәте белән бәйле.
Бераз төшенкелек бар. Мондый халәт бер тапкыр 2019 елда булып алган иде. Икенче тармакка китеп эшләдем ул вакытта. Ләкин аннары барыбер күңел сәхнәгә тартты. Без аны җиңеп чыгарбыз. Бу бары тик үземнән генә тора.
Мондый халәт барлык артистларда да була ул. Бөтен әйберне ташлыйсы килгән вакыт. Салават абыйның да шулай дип сөйләгәне булды. Ул артык төшенкелеккә бирелмәскә кушты. Бөтен әйбер әкрен генә үз җае белән бара. Илһам китерү өчен каяндыр икенче энергия ала белергә өйрәнергә кирәк, – дигән Руслан.