Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов хатыны белән ызгышты: «Улымны туган көне белән котлый алмыйм»

Хатыны Ильмира Нәгыймова паролен алыштырганнан соң, җырчы инстаграмда яңа аккаунт булдырган.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов хатыны белән ызгышты: «Улымны туган көне белән котлый алмыйм»
https://www.instagram.com/ruslan_kirametdinov/

Руслан Кираметдинов инстаграмда яңа аккаунт ачкан. Хатыны Ильмира Нәгыймова белән аралары бозылгач, ул үзенең элекке битенә керә, постлар урнаштыра алмавы хакында сөйләгән иде. «Хатыным минем бөтен парольләремне дә белә. Менә әле берничә сәгать элек кенә ул минем инстаграм сәхифәсенең паролен алыштырган. Мин хәзер инстаграм аша халыкка бернәрсә дә аңлата алмыйм», — дип, җырчы халыкка «Интертат» аша мөрәҗәгать итте.

Җырчы бу турыда сторисларында да яза. «Дуслар, минем элекке аккаунтка язган хатларыгызны укый алмыйм. Берүк начар уйлый күрмәгез. Мин тормыш иптәшемнән бер нәрсәне дә яшермәдем. Ул паролемне белә иде, хәзер мин анда керә алмыйм. Тиздән сәхифәмне кире торгызачакмын», — дигән ул.

Руслан яңа битендә иң беренче итеп фәлсәфи пост урнаштырган. «Синең гомерлек, иң яхшы дустың берәү генә булыр — ул синең ирең», — дип язган ул.

 Шулай ук Руслан улы Камилне туган көне белән тәбрикләгән. Руслан үзе «Интертат» хәбәрчесенә: «Бүген Камилнең туган көне. Улыма туган көне белән котлап шалтырата да алмыйм. Минем белән сөйләшүгә блок куелган», — дип сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100