Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов белән Сиринә Зәйнетдиновадан яңа дуэт: «Хәния апа рухына дога булсын»

Җырчылар Хәния Фәрхи репертуарыннан «Бер җылы сүз» җырын тәкъдим итәләр.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов белән Сиринә Зәйнетдиновадан яңа дуэт: «Хәния апа рухына дога булсын»

Данлыклы һәм, ни кызганыч, инде безнең арада булмаган җырчыларның җырларын яңартып тамашачыга тәкъдим

итүче җырчылар популярлашып китте. Сиринә Зәйнетдинова белән Руслан Кираметдинов тамашачыларына Хәния Фәрхи репертуарыннан «Бер җылы сүз» җырын тәкъдим итә.

Интервьюларның күбесендә теге яки бу җырчылар, гадәттә, «Хәния апа үз җырларын башкарырга рөхсәт итә иде» дип искә ала.

Бүген, 30 май, Хәния Фәрхигә 63 яшь тулган булыр иде. Җырның премьерасы да шушы көнгә туры килгән. «Әлеге җыр Хәния апаның рухына дога булып ирешсен. Аның репертуарыннан җыр алу җиңелләрдән түгел, бу эш зур җаваплылык таләп итә. Шулай да, безнеңчә, Хәния апа үзе исән булса, җырның бу вариантын тыңлап, бары тик мактау сүзләрен генә әйтер иде», – ди җырчылар.

Җырның авторлары: сүзләре Наҗар Нәҗминеке, көй авторы – Ризван Хәкимов.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 12 октябрь 2023
    Исемсез
    Бугенге коннен Илхам белэн Элфиясе дисэк тэ дорес булыр. Менэ ичмасам татар жыры, татар моны! Унышлар сезгэ!
  • 1 июнь 2023
    Исемсез
    Менэ ичмасам дуэт!Искиткеч!Тынлаган саен тынлыйсы килэ.Молодцы!!!Ижади унышлар сезгэ!!!ТатарЭстрадасынын ин монлы сандугачлары:РУСЛАН ХЭМ СИРИНЭ!!!
  • 31 май 2023
    Исемсез
    Тагын яна уртак жырлар котэбез. Искиткеч! Матур, тынлаган саен тынлыйсы килэ
  • 30 май 2023
    Исемсез
    Менэ ичмасам талантлар!!!! Жырласа жырлары бар, эйтэсе килгэн фикерлэрен дэрес, матур итеп тамашачысын хэрмэт итеп житкерэ белуче шэхеслэр!!!! Дуэт СУПЕР!!!! Килэчэктэ дэ зур унышлар!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100