Руслан Кираметдинов белән Сиринә Зәйнетдинова тагын бер яңа дуэт яздырган: «Хыянәт»
Руслан Кираметдинов белән Сиринә Зәйнетдинова тагын бер уртак җырларын иҗат иткән. «Хыянәт» дигән җырның өзеген алар бүген социаль челтәрдә чыгарды.
Җырның сүзләрен Ренат Мөслимов, көен Зөфәр Хәйретдинов язган.
«Хыянәткә түзеп булмый,
Ялгышларга түзсәң дә,
Кабат яннарыма килеп
Күпме антлар әйтсәң дә», – дигән юллар бар җырда.
«Искиткеч»;
«Бик матур, моңлы җыр»;
«Тыңлап туеп булмый, чын татарча»;
«Бик матур җырлыйсыз, моңлы сандугачлар», – кебек сүзләр язып калдырган тамашачы.