news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов белән Гөлназ Сәлаховага: «Сез төрек сериалы геройлары сыман»

news_top
Руслан Кираметдинов белән Гөлназ Сәлаховага: «Сез төрек сериалы геройлары сыман»
Фото: Руслан Кираметдинов сәхифәсеннән

Руслан Кираметдинов тагын үзенең тамашачысын гаҗәпкә калдырган. Ул җырчы Гөлназ Сәлахова белән җитәкләшеп, су ерып йөри, көймәдә йөзә. Пар бер-берсенә назлы күз карашы ташлый, карап торсаң, чып-чын гашыйклар инде менә.

Ә чынлыкта, Гөлназ белән Руслан уртак дуэт яздырган икән. Җырны исә әнә шундый романтик рухтагы видеокадрлар тулыландырган.

«Дуслар, көтелмәгән дуэт! Гашыйк парлар, сезнең өчен матур җыр яздырдык. Рәхим итеп тыңлагыз. Җыр барлык музыкаль мәйданнарда», – дип тәкъдим иткән Руслан белән Гөлназ яңа иҗат җимешләрен.

Җырны ошатучылар күп. Ә кайбер язылучылары, ни өчендер, әлеге җырны Русланның элекке тормыш иптәше Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин репертуарыннан «Соңгы бию» җыры белән чагыштырганнар.

«Искиткеч матур җыр. Ильмира «Соңгы бию» дип җырлый. Ә сезнең җырларда «соңгы» дигән сүз булмасын;

«Соңгы бию»гә җитми инде, ничек кенә ошатырга тырышса да»;

«Тегесендә соңгы бию, монысында – тәүге», – дип язалар алар.

«Бик матур дуэт килеп чыккан»;

«Руслан һәрвакыт югарыда! Барлык җырлары да шәп. Без сине бик яратабыз»;

«Төрек сериалы геройлары сыман сез монда», – дип мактау сүзләре дә җитәрлек яуган Руслан белән Гөлназга.

Ә сезгә җыр ничек?

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 9 июнь 2025
    Исемсез
    Ильмира кушылырлык калдырмады бит инде ,Хаман чэйнэп йореп Русланны ,инде шул сузлэрдэн монда Руслан кушылса ,Анын битенэ тошерерлэр Диеп уйлыйм .
  • 8 июнь 2025
    Исемсез
    МОЛОДЦЫ!!!
  • 7 июнь 2025
    Исемсез
    Ильмира бн Руслан телефоннан сөйләшмиләр. Гел жырлар аша аралашалар. Кушылырга вакыттыр инде, үртәшеп, уйнап туйганнардыр. Яшь егет белән кыз чаклары түгел югыйсә.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар