Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов башка хатын-кызга өйләнергә җыенмавының сәбәбен аңлаткан

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов башка хатын-кызга өйләнергә җыенмавының сәбәбен аңлаткан
Фото: Видеодан скриншот

Блогер Олеся Лесная Руслан Кираметдиновны баскыч мәйданчыгында тотып алган һәм сораулар биргән.

Русланга еш бирелә торган сорауларга – элеккеге хатыны Ильмира Нәгыймова һәм балалары белән мөнәсәбәтләр, эчү белән мавыгу кебек актуальлеген югалтмаган мәсьәләләргә хәзер сакал темасы да өстәлде.

Имиджыңны үзгәрткәнсең әле? Хәзрәт булырга исәп бармы әллә?

Мин аны берничә тапкыр үстерергә тырышып карадым. Нык кычыта иде дә, кырып ата идем. Бу юлы түздем. Хәзер кычытмый.

Балалар белән еш күрешәсезме? Ильмира Сезне, балаларны тәрбияләргә булышмый, ди. Кемгә ышанырга сиңамы, аңамы?

Күрешеп торабыз. Кыз да, малай да гел шалтыратып тора. Аллаһ Тәгаләгә ышанырга кирәк. Мин үземнең гамәлләремә ышанам. Кемнең нәрсә сөйләп йөрүенә түгел.

Аерылышкач, Ильмираны алыштырырлык кеше табылмадымы?

Нигә кирәк соң ул өйләнү? Үз җаеңа, үз көеңә йөрисең. Беркем бернәрсә, бер сүз әйтми. Беркем контрольдә тотмый, дигәндәй...

Менә сине, спиртлы эчемлекләр куллана, диләр…

Ә кем эчми соң? Баш китеп, әллә нәрсә эшләп йөрмисең бит инде. Кирәк чакта булгалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100