Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов балалары хакында: «Соңгы вакытта күрешкән юк, чөнки...»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов балалары хакында: «Соңгы вакытта күрешкән юк, чөнки...»
социаль челтәрләр

Руслан Кираметдинов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында хәзер әниләре тәрбиясендә яшәүче балалары белән мөнәсәбәтләре хакында сөйләгән.

Алып баручы:

Руслан, сез – 2 бала әтисе. Әлеге вакытта алар әниләре белән яши. Ә сезнең балалар белән мөнәсәбәтләр нинди? Балаларыгыз белән еш күрешәсезме?

Руслан:

Мөнәсәбәтләр әйбәт. Гел элемтәдә, сөйләшеп торабыз. Бәләкәй кыз да хәзер телефонлы, ул смайликлар җибәрә. Иҗекләп-иҗекләп яза. Соңгы вакытта күрешкән юк, чөнки өйгә кайтып та кергәнебез юк.

Алып баручы:

Ә сезнең аралашуга киртә куючылар юкмы? Сез үзегез теләгән вакытта алар янына барып, балаларны кунакка чакыра аласызмы?

Руслан:

Хәзер, Аллаһка шөкер. Баштарак азрак булгалап алды. Аннан аңлагандыр алай эшләргә ярамаганлыгын.

Алып баручы:

Руслан, хәзер бик күп аерылышулар. Сезнең хәлдә калган ир-атларга нинди киңәш бирер идегез?

Руслан:

Бу – эпидемия кебек хәзер. Чөнки Рәсәйдә 90 процент аерылышулар бара. Статистика буенча, аларның инициаторы – хатын-кызлар. Белмим, нәрсә җитмидер хатын-кызларга…

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 март 2024
    Исемсез
    МАТУР КЫЗ ЭТИСЕН ЯРАТА. ❤👏
  • 7 март 2024
    Исемсез
    Сабырлык житми.ирне ир итэ белмилэр.кайтып керер хэллэре юк ойлэренэ нидер ьэлэп итеп акыралар бакыралар нидер исбатлыйлар ирнег кузег асырмыйлар.купчелеге карар торасын эглилэр донья котэлэр бер генэ эштэ дэ тугел берничэ эш эшли эле ирлэре э хатын кыз канэгатб итми аларга романтика житми .интернетта бар романтика ник аларда булмаска тиеш ди эле .аннан нэтижэсе шул аерылышалар .уйламыцлар алар балаларны атадан атаны баладан мэхрум итеп коткэн эшлэгэн таырышкан доньсын таркатудан.Иратнын дэрэжэсе кпдере калмады.Бар хатын квз да димим бар биь матур итеп анлашып басвнкы гына чшэгэннэре дэ.Алары с нуля уз кочлэре бн кинэшлэшеп вшэучелэре Соеклен бн шалашта даможмах дип булганына шокер иьэ белучелэре.Ярыша ярыша узен баш иьэргэ тырышмаганнары бкшлары бн дус булганнары.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100