news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов балаларга алимент түләү, йөргән кызы турындагы сорауларга җавап бирде

news_top
Руслан Кираметдинов балаларга алимент түләү, йөргән кызы турындагы сорауларга җавап бирде
Фото: видеодан скриншот

Блогер Олеся Лесная Руслан Кираметдиновның Казандагы концертында тамашачыларны кызыксындырган сорауларны биргән. Руслан ихлас җавап биргәнгә охшап тора.

– Кычытамы?

– Кашыдым инде.

– Сакал кычыта, дигән идең, шуңа сорау бирдем. Синең концертка килүчеләрнең 80 проценты – әбиләр...

– Өлкәнрәк буын, картлар, дип әйтмик әле.

– Син элеккеге хатының белән аерылышкач, популярлашып киттең...

– Юк, ниндидер этәргеч кенә бирде...

– Барыбер хайп булды бит инде...

– Мин хайп эшли торган кешемени?

– Беркөнне Ильмира сторис куйган иде, ул анда сине аннан соң концертлар куя дип әйтә. Бу – махсус эшләнгән әйберме?

– Юк инде, даталар шулай туры килгән. Аның ни өчен шулай тавыш чыгарганын, чын дөресен без беләбез.

– Ни өчен?

– Билетлары сатылмаган инде.

– «Көнләшмәгез бәхетемнән» дип, матур кыз белән фото куйган идең. Кем булды ул кыз? Хәзер йөргән кызыңмы?

– Бар инде шунда, әзрәк йөргәлибез.

– Сакалыңны буйыйсыңмы?

– Юк, мин үзем шундый кара кеше, минем бөтен җирдә кара.

– Сине «фонограммага җырлый» диләр. Җырчылар яза бит.

– Юк, җырламыйм. Беләм аны кем язганын. Күңеле булсын инде шуны әйткәч.

– Интервьюларда элеккеге хатының сине, алимент түләми, ди.

– Алимент түләр өчен алиментка бирергә кирәк бит.

– Болай җибәрергә була бит.

– Болай бөтен әйбер дә Аллаһка шөкер.

– Соңгы вакытта эчкәнең бармы?

– Көн саен эчәм.

– Программаң «Үзгәрдем» дип атала, нәрсә үзгәрде?

– Эчүне ташладым.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 июль 2025
    Исемсез
    Ничек шулкадэр тозсыз сораулар бирергэ була икэн ул?
  • 8 июль 2025
    Исемсез
    Мэгьнэсез инде бу лесная,бик дорес бирден жавапларынны,молодец Руслан!!!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар